11 октябрь 2018 яңалыклары
-
Cәламәтлек саклау министрлыгы янган автобуста үлүчеләр турында мәгълүматны кире какты
10 октябрь кичендә Әлмәт–Лениногорск маршруты буенча хәрәкәт иткән автобуска ут капкан.
-
Әлмәт-Лениногорск юлы вакытлыча ябылып тора
Автомобиль йөртүчеләргә Лениногорск-Карабаш һәм Казан-Оренбург автомобиль юлларыннан йөрү тәкъдим ителә.
-
Җырчы Гүзәлемнең кибетенә негатив белдергәннәр
Соңгы елларда тюрбан дип аталган баш киеме популярлашып китте. Йолдызларыбыз да бу тенденциядән калышмый, бигрәк тә Гүзәлемне еш кына тюрбан кигән килеш күрергә мөмкин. Алар ире Салават Миннеханов белән никахлар, хәләл туйлар алып баралар, шуңа күрә бу аксессуар Гүзәлемгә еш кирәк дисәк тә ялгыш булмас.
-
Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
Республикада төнлә кырау булуы мөмкин.
-
КИЕМНӘРНЕ ЯНДЫРЫРГА ЯРЫЙМЫ?
— Кызым балаларының кечерәйгән, әмма кияргә яраклы киемнәрен яндыра. Мохтаҗ кешеләргә бирсәң, савабы булыр иде, дип күпме үгетләсәм дә, тыңламый. “Мохтаҗларга биргәндә, аларның фәкыйрьлек энергетикасы тарала, аннан соң сабыйларымның әйберләре кайдадыр кадерсез булып ятарга мөмкин. Кем белә, бәлки, кайберәүләр бала киеме белән идән юар”, — дип кырт кисә. Динебез буенча, киемнәрне яндырырга ярыймы? Алмазия Н.
-
Лениногорск Юнармиячеләре 3нче урын алып кайтты
Узган атнада Казанда хәрби-патриотик оешмалар, отрядлар, командалар слёты узды.
-
Кәбестәле запеканка
Уртача зурлыктагы 1 баш кәбестә, 500 г фарш, 1 кишер, 1-2 баш суган, 500 г каймак, 200 г каты сыр, тәменчә тоз, борыч, үсемлек мае кирәк.
-
Ачы рәнҗеш еллар үткәч тә онытылмый икән
Көзге көн – көзге көн инде ул. Кояш караганда җылы кебек тоелса да, җиле үзәкләргә үтә, җанны телгәли. 1943 елның ноябрь башы... Көндезен юл үтә пычрак, ә төнгә туңдырып җибәрә. Болай да йөрергә авыр юлдан караңгыда һич кенә дә барырлык түгеп.
-
Сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 елда медицина алдындагы төп бурычларны билгеләде
Сәламәтлек саклау министрлыгы планнары буенча, киләсе елда Татарстан халкының ким дигәндә 90 проценты диспансеризация узарга тиеш.
-
Лениногорск көрәшчеләре Бөтенроссия турнирында җиңде
Бөгелмәдә грек-рим көрәше буенча яшүсмерләр арасында Бөтенроссия турниры узды.
-
Лениногорск агрономына мактаулы исем тапшырылды
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленосте хезмәткәрләре көне уңаеннан Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тантаналы кабул итүендә Лениногорск делегациясе дә катнашты.
-
Мичурин китапханәсендә яңалык
Мичурин авылы китапханәсенә китап укырга килүчеләр берочтан фотога да төшеп китәләр. Чөнки биредә фотога төшү өчен бик матур урын барлыкка килгән.
-
Лениногорскиның бер матур бакчасы (фотолар)
Халиков урамында яшәүче Миргасыймовларның бакчасы күз явын алып тора.
-
2018 елда Татарстанда сигез бассейн төзелгән
Спорт объектларын сафка бастыруга 1,1 миллиард сум акча сарыф ителгән.
-
Лениногорскилылар, ноябрь бәйрәмнәрендә дүрт көн рәттән ял итәчәкбез
Производство календаре нигезендә, татарстанлылар 3, 4, 5, 6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк.