Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә
Республикада төнлә кырау булуы мөмкин.
Иртәгә, 12 октябрьдә, Татарстанда, шул исәптән Казанда да, җилле һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җилнең тизлеге секундына 15 – 17 метрга кадәр җитәчәк.
Республикада төнлә кырау булуы мөмкин: 2 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы 4–9 градуска кадәр җылытачак. Шул ук вакытта төбәктә сизелерлек явым-төшем күренми, дип җиткерә синоптиклар.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/11/173257/
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев