11 декабрь 2012 яңалыклары
-
Лениногорск кызлары – чибәрләр!
Бөгелмәдә узган "Мисс Юго-восток Татарстана-2012 финал конкурсыннан якташыбыз 19 яшьлек Элина Абдуллина уңыш белән кайтты. Бәйгедә 14 яшьтән 22 яшькә хәтле 12 чибәр мисс исеме өчен көч сынашты. Биредә алар үзләрен төрле киемнәрдә күрсәтте, мәктәп программасы буенча белемнәрен сынады. Элина мисс титулына ия булмаса да, конкурсның беренче вице-мисс исемен алу...
-
Лениногорскилыларны кайда да яраталар
Мәдәният сарае каршында оешкан драмтүгәрәк һәм 11 нче гимназиянең «Айсылу» драма түгәрәгенә йөрүчеләр Казан шәһәренең К. Тинчурин исемендәге театрына барып, уңышлы гына чыгыш ясап кайтты, дип хәбәр итә түгәрәк җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпова. Ул танылган драматург Кәрим Тинчуринның 125 еллыгы уңаеннан оештырылган. Анда безнең укучылар Казан тамашачысы игътибарына «Зәңгәр шәл» әсәреннән...
-
Өмет яшь каләм тибрәтүчеләрдә
Шөгер мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты кабинетында яңа иҗади бүлек ачылу кичәсе булды. Анда «Чишмә» иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм мин, редакция хезмәткәре дә катнаштык. Чкалов исемендәге мәктәп элек-электән бик көчле, ләкин рус теллерәк мәктәп булып саналды. Берләштерү «җиле» кагылгач, ул Иске Шөгер мәктәбе белән кушылып, татар теле һәм әдәбиятын укыту...
-
Ялганны ничек аерырга?
Республиканың кайбер районнарында ялган бер мең сумлык купюралар әйләнеше кинәт арткан. Анализ күрсәткәнчә, гражданнар кулына әлеге банкноталар Россиянең көнчыгышыннан, Төньяк Кавказ регионнарыннан килеп эләгә. Быелның шушы чорына Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең хокук сакчылары тарафыннан ялган акча әйләнеше белән бәйле өч җинаять очрагы теркәлгән. Бер җинаятьче тоткарланган, РФ Җинаять кодексының 186...
-
Балагыз сезгә дусмы, дошманмы?
"Заман сулышы" газетын күптәннән бик яратып укыйм. Татар тормышы, татар гаиләләре турында язылган мәкаләләрне, тирән эчтәлекле шигырьләрне кат-кат укып чыгам, аларны татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, класстан тыш чараларда кулланам. Балалар белән әңгәмә вакытында, кызганыч, шуны ачыклыйм: күп гаиләләрдә татарча сөйләшмиләр. Аларда татарча китаплар юк, татар газеты алдырмыйлар, татар телендә...
-
Рәсемнәре кебек серле ул
Шөгердә яшәп иҗат итүче рәссам Мансур Закировның 75 яшьлек юбилее уңаеннан Иске Шөгер Мәдәният йортында кичә булды. Аңа рәссамның туганнары, якыннары, остазлары, коллегалары, иҗат әһелләре, гомумән, рәсем сәнгатенең матурлыгын тоя белгән кешеләр җыелган иде. Бер бүлмәдә Мансур абыйның картиналарыннан күргәзмә оештырылган. Шунда ук рәссам иҗаты турында фикер алышырга, теләкләр җиткерергә...
-
Лениногорскида хәрби-патриотик үзәк ачылды
"Ветеран" үзәгендә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча мемориаль үзәк һәм шунда ук урнашкан "Боевое братство" иҗтимагый оешмасы базасында "Орленок" яшүсмерләр клубы ачылды. Тантаналы вакыйгада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Казан шәһәренең "Татарстан геройлары" иҗтимагый хәйрия оешмасы вәкилләре, кадетлар, шәһәр мәктәпләре укытучылары һәм башкалар катнашты. Мемориаль үзәк "Ветеран"...