Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ялганны ничек аерырга?

Республиканың кайбер районнарында ялган бер мең сумлык купюралар әйләнеше кинәт арткан. Анализ күрсәткәнчә, гражданнар кулына әлеге банкноталар Россиянең көнчыгышыннан, Төньяк Кавказ регионнарыннан килеп эләгә. Быелның шушы чорына Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең хокук сакчылары тарафыннан ялган акча әйләнеше белән бәйле өч җинаять очрагы теркәлгән. Бер җинаятьче тоткарланган, РФ Җинаять кодексының 186...

Республиканың кайбер районнарында ялган бер мең сумлык купюралар әйләнеше кинәт арткан. Анализ күрсәткәнчә, гражданнар кулына әлеге банкноталар Россиянең көнчыгышыннан, Төньяк Кавказ регионнарыннан килеп эләгә.


Быелның шушы чорына Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең хокук сакчылары тарафыннан ялган акча әйләнеше белән бәйле өч җинаять очрагы теркәлгән. Бер җинаятьче тоткарланган, РФ Җинаять кодексының 186 нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылып, судка җибәрелгән. Кылган гамәлләре өчен суд аны 4 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән.
Ялган акчаның төп билгеләре:
Өстә, уң якта Ярославль шәһәре гербы төсен үзгәртүчән буяу белән ясалмаган.
Өстә, уң якта "Билет банка России" тексты һәм күзләре начар күрә торган кешеләр белән ясалган махсус билге бармаклар белән тотып караганда сизелми.
Ялган банкнотаның кәгазе, чын акчаныкына караганда, кытыршы һәм бөкләнгәндә ул катлауларга аерыла.
Су эләксә, банкнотаның рәсеме һәм башка билгеләре юыла.
РФ Җинаять кодексында ялган акча һәм кыйммәтле кәгазь ясаган өчен 5 елдан алып 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Кулыгызга ялган акча килеп эләксә, кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ќинаять