11 декабрь 2015 яңалыклары
-
Шигърият сөюче лениногорскилылар бергә җыелды (ФОТОЛАР)
Габдулла Тукай исемендәге китапханәнең милли бүлегендә "Яратудан тора җир шары" исемле әдәби чара булып узды. Анда якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаровның "Ярату белән" дип аталган китабының тәкъдим итү кичәсе булды. Анда шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Әлмәттән җырчы-композитор Людмила Аланлы, "Чишмә" иҗат әдәби берләшмәсе, мәктәп укучылары һәм шигърият сөючеләр катнашты.
-
Лениногорскилыларга шифаханәләргә юллама, протез эшләнмәләрен кайдан алырга?
"Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кадрлар әзерләү һәм тармакны үстерү комплекслы үзәге" 2016 елның 1 гыйнварыннан Россия Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча Төбәк бүлегенә, шифаханә-курортларда дәвалану өчен юлламалар, протез-ортопедия эшләнмәләрен әзерләү һәм ремонтлауны да кертеп, инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү...
-
"Евровидение-2016" конкурсында Россия данын Сергей Лазарев яклый
2016 елда "Евровидение" Халыкара эстрада музыкасы конкурсында Россияне 33 яшьлек Сергей Лазарев тәкъдим итә. Бу яңалыгы белән Сергей Лазарев социаль челтәрләр аша да уртаклашкан: "Ил исеменнән чыгыш ясау минем өчен зур хөрмәт! Бу әйтеп бетергесез зур һәм мавыктыргыч тәҗрибә дә булачак. Конкурста башкарачак җырыма үземне һәм сезне дә гашыйк итә...
-
Бер ханым 46 яшьтә әни булган
Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре узган атнада 471 бала туу очрагын теркәгән. Дөньяга яңа аваз салган сабыйларның 221е - малай, 250се - кыз бала. Чагыштырырга яратучылар өчен: шәһәрнең узган атнадагы иң яшь әнисенә - 17, иң олы яшьтәгесенә - 46 яшь; туган вакытта иң җиңел бала 750 граммлы, ә...
-
Чаллыда табибны атып үтергәннәр
Полиция танылган табиб Андрей Железновка аткан кешене тоткарлаган. Чаллыдагы җинаять бүген иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә булган. Хастаханәгә керү юлында билгесез кеше табиб-травматолог, ортопед Андрей Железновның күкрәгенә ата. Вакыйга шаһиты - территорияне җыештыручы, ату тавышы ишетеп, баскыч төбенә йөгереп чыга һәм яраланган табибны күреп ала. Ашыгыч медицина ярдәме машинасы аны реанимация...
-
Игътибар! Лениногорск эчке эшләр бүлегендә гражданнар кабул ителә
14 - 18 декабрь аралыгында Лениногорск эчке эшләр бүлегендә гражданнар кабул ителә. Анда килүчеләргә бушлай консультация биреләчәк. Гражданнарны кабул итү Лениногорск эчке эшләр бүлегенең 219 нчы кабинетында үтәчәк. Белешмә өчен телефон: 2-72-12.
-
Лениногорск Мәдәният сарае директоры грант отты
Мәдәният, сәнгать кинематография өлкәсендә иң яхшыларны билгеләүче республика конкурсы җиңүчеләре исемлегендә лениногорскилылар да бар. Анда җиңгән 53 кешегә грант тапшырылачак. Бездән - Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова җиңгән.
-
Анастасиягә ярдәм итик!
https://vk.com/muzsemya
-
Татарстанда сыйфатсыз алгоголь белән агуланучылар саны кимегән, үлүчеләр арткан
Быел 11 айда Татарстанда сыйфатсыз алкоголь продукциясеннән 1117 кеше агуланган. Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, бу сан 20 процентка азрак. Әмма алкоголь белән агуланып үлүчеләр саны 6,5 процентка арткан һәм быел бу күрсәткеч 315 кә җиткән. Шуларның яртысы артык алкоголь кулланудан, калганнары исә файдалануга яраксыз (этил һ.б. төрле) спиртлар...
-
Лениногорскида ял көннәренә һава торышы
Лениногорскида бүген, 11 декабрь көнне болытлы көн, явым-төшем көтелми. Температура көндез -2, төнлә -4 градус булачак. 12 декабрь көнне аяз көн, явым-төшемсез. Температура көндез -4, төнлә -5 градус. 13-14 декабрь көннәрендә болытлы көн, кар явуы көтелә. Температура көндез -3, төнлә 0, -4 градус.
-
Хәерле көн, лениногорскилылар! Изге Җомга көннәре белән сезне!