11 декабрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорск "йолдызлары"н карарга барабызмы
Киләсе атнада, 18 декабрь көнендә "Лениногорск йолдызы" конкурсының икенче туры узачак. Ул Мәдәният сараенда 14.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр ителә социаль төркемдә. Билетлар кассада.
-
Халык Татфондбанктан акчаларын ала алырмы?
Бу атна ахырында ОАО «АИКБ «Татфондбанк» реализацияләнү дефициты аркасында акча бирүне тоткарлый башлады. Клиентларның акчаларын алырга ашыгуы банкның санацияләнү мөмкинлеге бар дигән яңалыктан башланган, әмма экспертлар банкның лицензиясе алыну мөмкинлеге юк дип ышандыра. 9 нчы декабрьда ОАО «АИКБ «Татфондбанк»тан (Татарстан республикасы, Казан шәһәре) акчаны алыр өчен, биш көн алдан заказ...
-
Зәй-Каратайда мөнәҗәтләр кичәсе узды (фотолар)
10 декабрь көнне Зәй-Каратайда авылның Мөслимәләр оешмасы, авыл жирлеге администрациясе, шәһәрнең "Ихлас" мәчете белән берлектә, Мәүлет бәйрәме уңаеннан, Мөнәҗәтләр әйтү кичәсе узган. "Алдагы ике елда авыл күләмендә генә уздырылып килүче бәйрәм быел район масштабына чыкты. Анда районның Түбән Чыршылы, Сарабиккол, Кирлегәч, Урдалы, Юлтимер, Керкәле, Сугышлы, Чүте, Яна Иштирәк һәм үзебезнең...
-
Киләсе елда Лениногорск районында капиталь ремонт булачак йортлар исемлеге
2017 елда Лениногорск муниөипаль районында 21 йортта капремонт булачак дип хәбәр итә республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы. Менә алар: пр. 50 лет Победы, 9а, 23; пр. Шашина, 48, 50; ул. Горького, 31; ул. Дружбы народов, 4; ул. Кошевого, 7, 23; ул. Кутузова, 12, 16, 17; ул. Ленинградская, 45,...
-
Лениногорскилы авыл хуҗалыгы терлекләре күргәзмәсендә катнашты
Шимбә көнне, 10 декабрьдә, Казанда Игенчеләр сарае каршында «Терлекчеләрдә кунакта» бәйрәмендә лениногорскилы - Каран авылында атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Фәрид Нәбиуллин катнашты. Фермер, билгеле булганча, татар атлары токымын үрчетү традициясен кире кайтарды. Казанга да ул атларын, күргәзмәгә алып барган. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы сайты язганча, ул көнне Казанда Игенчеләр сарае...
-
Лениногорск тулай торагында – янгын
Бүген иртәнге якта, 02 сәгать 48 минутта "01" телефонына тулай торак комендатыннан янгын турында хәбәр килә. Шәһәрнең Агадуллин урамы, 4нче йорттагы тулай торакның 5 этажында бер бүлмәдә янгын чыга. Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк. Янгын сүндерү хезмәткәрләре 25 кешене баскыч юлы буенча эвакуацияләгән. Өч кеше коткарылган, шуның икесе - балалар....
-
Район мәдәният хезмәткәрләре бердәм эшләвен күрсәтә (фотолар)
"Писмән" тимерьюл станциясендәге мәдәният йортына район мәдәният хезмәткәрләре җыелды. Район Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Миләүшә Глухова үзенең хезмәткәрләре белән алар өчен тренинг үткәрде. Ул команда булып оешуга һәм бердәм булып эшләүгә юнәлдерелгән чара иде. Катнашучылар күтәренке кәеф алды. Район мәдәният хезмәткәрләре дус, бердәм булып эшләвен тагын бер кат исбатлады.
-
Керкәле укучылары үзләре пешерә, ясый һәм сата
Районыбызның Керкәле мәктәбендә хәйрия ярминкәсе үткән, бу хакта мәктәп сайты хәбәр итә. Әлеге ярминкәне оештыруга укучылар җаваплы караган. Үз куллары белән төрле эшләнмәләр, сувенирлар ясаганнар. Бик матур, оста эшләгәннәр. Кулинарлык осталыгы булганнар әниләре белән берлектә тәм-том пешергән. Ярминкәгә куелган әйберләрдән сату оештырганнар. Аңардан кергән акча, күптәннән килгән традиция буенча, мәктәптә...