12 март 2017 яңалыклары
-
Лениногорскилыларга файдалы киңәшләр
Канны сыегайта торган продуктлар. Инфаркт, инсульт, тромбофлебит, кан тамырларының варикоз киңәюе... Әлеге авыруларның уртаклыгы нидә? Алар барлыкка килүнең бер сәбәбе - канның куе булуы. Димәк, аны сыегайтырга кирәк. Ә моның өчен рационны үзгәртү киңәш ителә. Су күбрәк эчегез. Зәйтүн һәм җитен маен кулланыгыз. Суган, сарымсак, лимон, банан, помидор, көнбагыш, чөгендер...
-
Лениногорск районында юл-транспорт һәлакәте
Бүген көндезге 11 сәгатьтә Иске Шөгер авылында юл-транспорт һәлакәте була. Авылның Ленин урамында ике машина бәрелешкән, дип хәбәр ителә Республиканың МЧС сайтында.
-
Яшь лениногорскилыларга паспорт тапшырдылар (фотолар)
9 март көнне шәһәрнең ЗАГС бүлегендә 28 яшь лениногорскилыга тантаналы рәвештә паспорт тапшырдылар.
-
Лениногорскилылар, иртәгә Роспотребнадзор идарәсе “кайнар линия” ача
13-17 мартта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе "кайнар линия" ача. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча сорауларга җавапларны 8 (917) 224-87-94 телефонына шалтыратып алырга мөмкин. Татарстан халкыннан шалтыратулар 10.00-16.00 гә (төшке аш вакыты - 12.00-12.45) кадәр кабул ителә. Моннан кала, кулланучылар "Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең консультация үзәгенә дә 221-90-16 телефоны буенча...
-
Лениногорскида төнге һава температурасы 14 градуска кадәр түбән төшә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, төннәрен чагыштырмача салкын һава торышы атна башында да саклана әле. 13 мартта республикада аязучан болытлы һава, явым төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан уртача җил. Төнлә минималь һава температурасы -4 тән -9 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр булачак. Көндез максималь температура...
-
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда "Хатын-кызлар палитрасы" исемле чара узды (фотолар)
Узган атнада шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда 4нче ТОС хатын-кызлары өчен бәйрәм кичәсе узды. Гүзәл затларбызны котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова килгән иде.
-
Ришат Төхвәтуллин бушка концерт куя башлаган?
Җырчы Ришат Төхвәтуллин туган авылы - Башкортстанның Туймазы районы Карамалы Гобәй авылында тәүге тапкыр бушка концерт куйды. Җырчы туган ягында концерт куярга күптәннән хыялланса да, гастрольләр графигының тыгыз булуы моңа комачау иткән. - Ришат, гадәттә, синең концертыңа билет алу кыен, чөнки билетлар тиз сатылып бетә. Ә авылыңда бушка концерт куйгансың....