12 май 2014 яңалыклары
-
Иске Писмән мәктәбендә Советлар Союзы Героеның исеме мәңгеләштерелде
Җиңү көнендә Иске Писмән мәктәбендә тагын ике зур вакыйга булды. Советлар Союзы Герое Ушполис Григорий Саульевичка мемориаль такта ачылды һәм мәктәптәге "Хәрби һәм хезмәт даны" музееның 25 еллыгы билгеләп үтелде. Тантаналы чараларда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, полиция полковнигы Алексей Степанищев, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Фатхуллин, мәктәп укучылары, авыл...
-
Сугыш ветераны балконы янган
Якшәмбе көнне кичке алтылар тирәсендә Куйбышев урамы, 39 нчы йортның бер фатир балконында янгын чыга. Фаразлаулар буенча өстәге каттан сүндерелмичә ташланган төпчек сугыш ветераны яшәүче фатирның ачык калдырылган балконына төшеп, яна башлый. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитеп, ялкын телләре фатирга күчәргә өлгерми, өлкән яшьтәге хуҗага зыян килми.
-
Яшь лениногорскилылар Җиңү бәйрәме хөрмәтенә 25 203 тапкыр отжимание ясады
Җиңү көнендә Лениногорск нефть техникумы спорт мәйданчыгында "Җиңү рекорды" Халыкара акциясе үтте. Яшь лениногорскилылар һәм барлык теләүчеләр 25 203 тапкыр отжимание ясады. 1945 елның 9 маеннан соң нәкъ шул сандагы көн үткән. Лениногорскилылыр КУДО буенча республика ачык Кубогында уңышлы чыгыш ясады 10 майда "Яшьлек" спорткомплексында көрәш һәм КУДО буенча республика...
-
Сорауларыгызны әзерләгез
Республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппараты хәрби комиссариат белән бергә, хәрби чакырылыш вакытында гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә. Ул 13, 14 майда сәгать 10.00нан 17.00гә чаклы булачак. Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 8(843) 236-40-62, 236-40-98, 236-40-17