Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Писмән мәктәбендә Советлар Союзы Героеның исеме мәңгеләштерелде

Җиңү көнендә Иске Писмән мәктәбендә тагын ике зур вакыйга булды. Советлар Союзы Герое Ушполис Григорий Саульевичка мемориаль такта ачылды һәм мәктәптәге "Хәрби һәм хезмәт даны" музееның 25 еллыгы билгеләп үтелде. Тантаналы чараларда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, полиция полковнигы Алексей Степанищев, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Фатхуллин, мәктәп укучылары, авыл...

Җиңү көнендә Иске Писмән мәктәбендә тагын ике зур вакыйга булды. Советлар Союзы Герое Ушполис Григорий Саульевичка мемориаль такта ачылды һәм мәктәптәге "Хәрби һәм хезмәт даны" музееның 25 еллыгы билгеләп үтелде.



Тантаналы чараларда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, полиция полковнигы Алексей Степанищев, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Фатхуллин, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты.
Бу көнне экскурсоводлар Никита Батаев һәм Алия Төхвәтуллина музейның революция- хәрби бүлегендә "Бөек Ватан сугышы тарихы буйлап" дигән презентация үткәрде. Сивачева Виктория һәм Мазюкова Ангелина « Советлар Союзы Герое Ушполис Григорий Саульевич», «Кеше -легенда, сугыш ветераны, укытучы, музей җитәкчесе Скорынин Борис Иванович» дигән темаларга чыгыш ясады. Туган якны өйрәнү бүлегендә 5 сыйныф укучылары Мостафина Валя һәм Әхмәтшина Айгөл Иске Писмән авылы һәм мәктәп тарихы турында сөйләделәр.
Һәйкәлгә веноклар куйганда укучылар исемнәре уеп язылган якташ сугышчылар турында сөйләделәр. Шигырь сөйләделәр, җырлар башкардылар һәм бер минут тын торып искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев