12 май 2016 яңалыклары
-
Татарстанда бүген боз яуган (фотолар)
12 май көнне синоптиклар көчле җил, давыл турында кисәткәннәр иде. Чынлап та Казанда, республиканың кайбер районнарында яңгыр, җил дулап алды. Башкалада кайбер урамнарда яшен аркасында утлар сүнде. Светофорлар эшләмичә, юлларда бөкеләр хасил булды. Казаннан 100 километр тирәсе ераклыкта, Кайбыч районында хәтта боз яуган. Шөкер, боз артык зур булмаган, зыян күрүчеләр...
-
Коткаручылар Чистай районында көймәләре әйләнеп капланганда югалган дүрт кешене эзләү зонасын киңәйткән
Әлегә эзләүнең нәтиҗәсе булмаган Татарстанның Чистай районында 10 майга каршы төндә югалган кешеләрне - өч ир-ат һәм бер балигъ булмаган кызны эзләү дәвам итә. Хәзерге вакытта югалганнарны эзләү зонасы киңәйтелгән. "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, барлыгы акваториянең 240 кв км...
-
Бакчачылар игътибарына: кыяр өчен витаминлы су
Кыярдан яхшы уңыш алу өчен, аларны даими рәвештә тукландырып торырга кирәк. Моның өчен камыр башы (закваска) булыша. Аны әзерләү өчен, бер чиләк суга өч телем кара ипи салыгыз да өстен яхшылап каплап куегыз. Чиләкне бер атнага җылы урынга куегыз. Витаминлы «су»ны кыяр тамырларына сибегез. Моны, кыяр чәчәк ата башлагач, атнага...
-
Лениногорскида вакыты чыккан азык-төлек сатканнар
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт террриториаль органы көньяк-көнчыгыштагы шәһәр кибетләрендә тикшерү уздырган. Аның барышында яраклылык вакыты чыккан яисә ул турыда мәгълүматы булмаган азык-төлек сатучы нокталар булуы ачыкланган. Исемлектә шәһәребезнең Чайковский, Вахитов урамнарында урнашкан "Шифа" кибете дә бар. Белгечләр билгеләп үткәнчә, кулланучы яраклылык вакыты чыккан азык-төлек куллану сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин....
-
Лениногорскида Сабан туе буласы көн билгеле булды
Шәһәр һәм районкүләм Сабантуй (Ивановка янындагы каенлыкта) 29 майда узачак, авылларда - 4 июньдә Чыганак:http://leninogorsk-rt.ru/the-news/item/15478.html
-
Күрше районда бала ыштаны киеп ярышачаклар
13 май көнне Азнакайда гаилә спорт бәйрәме узачак. Ярышларда төп катнашучылар 6 айдан алып 2 яшькә кадәр сабыйлар. Балалар төрле бәйгеләрдә үзен сынап карый алачак, бер яшькә кадәргеләре ползунки киеп йөгерәчәк, яшь ярымга кадәр беренче адымнарын ясаган балалар үзара ярышачак, ике яшьтәгеләр чабышачак. Чарада катнашу өчен баланың туу турындагы таныклыгын...
-
Лениногорскига таба борылыш чатында авария (ФОТО)
Бүген иртән Әлмәт-Азнакай юлының Лениногорскига таба борылыш чатында "Киа" машинасы белән трактор бәрелешә. Машина белән тракторга нык зыян килгән. Бәхеткә, авариядә һәлак булучылар юк, дип яза "Әлмәт таңнары".
-
Бер әби киллер яллаган
Ул үзенең өч танышын үтертмәкче булган. Самарада яшәүче әби кеше үзенең өч танышын үтерер өчен киллер яллаган. Һәр берсе саен 50 мең сум күләмендә акча түләячәге хакында да әйткән. Танышларының фотосурәтләре белән тиешле сумманы биргәннән соң, әбине хокук сакчылары кулга төшергәннәр. http://intertat.ru
-
ОСАГО алу өчен торак иминиятләштерергә кирәк?!
1 июльдән ОСАГО полисларының яңалары барлыкка килүе турындагы закон 11 февральдә үк кабул ителсә дә, иминиятләштерү компаниеләрендә бу хакта әле дә төгәл белүче юк. Яңа ОСАГОның өстенлекләре дә сер булып кала бирә. Аның каравы яңа бланкның эскиз проекты "Российская газета"да басылып чыкты. Баксаң, бүген Россиядә 4 миллионга якын ялган ОСАГО...
-
Ишеттегезме, 70 яшьлек әби бала тапкан?!
Бала сау-сәламәт булып дөньяга килгән. Аның авырлыгы 2 кг. 70 яшьлек Далжиндер Каур ире белән 46 ел бергә яши. Шуңа да карамастан, моңарчы балалары булмый. 70 яшькә җиткән хатынның да ана булып карыйсы килә һәм махсус орлыкландыру ясата. Әлеге гаилә Индиядә яши. Ана кеше үзен яхшы хис итә, баласын да...
-
Хәерле иртә! Көнегез уңышлы булсын!