Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида вакыты чыккан азык-төлек сатканнар

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт террриториаль органы көньяк-көнчыгыштагы шәһәр кибетләрендә тикшерү уздырган. Аның барышында яраклылык вакыты чыккан яисә ул турыда мәгълүматы булмаган азык-төлек сатучы нокталар булуы ачыкланган. Исемлектә шәһәребезнең Чайковский, Вахитов урамнарында урнашкан "Шифа" кибете дә бар. Белгечләр билгеләп үткәнчә, кулланучы яраклылык вакыты чыккан азык-төлек куллану сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин....

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт террриториаль органы көньяк-көнчыгыштагы шәһәр кибетләрендә тикшерү уздырган.


Аның барышында яраклылык вакыты чыккан яисә ул турыда мәгълүматы булмаган азык-төлек сатучы нокталар булуы ачыкланган. Исемлектә шәһәребезнең Чайковский, Вахитов урамнарында урнашкан "Шифа" кибете дә бар.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, кулланучы яраклылык вакыты чыккан азык-төлек куллану сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин. Әгәр хокукларыгыз бозыла, дип уйласагыз, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт террриториаль органына шалтыратып, консультация алырга була. Аның Лениногорскидагы адресы: Гагарин урамы, 51 нче йорт, e-mail:lensk@tatzpp.ru тел.:5-19-72.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X