12 июнь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида Ришад Булгаковны искә алдылар
Шушы көннәрдә нефтьчеләр Ришад Тимергалиевич Булгаковны искә алды: шәһәребездәге барельефына чәчәкләр куелды. Ул - Социалистик Хезмәт Герое, "Татнефть» производство берләшмәсе генераль директоры булып торган, республика, илнең нефть промышленносте үсешенә зур өлеш керткән кеше. 6 июньдә аңа 85 яшь тулган булыр иде. Ул Татнефть"тә барлык һөнәри үсеш баскычларын үтә. 1958-1963 елларда...
-
Лениногорск бакчачылары өчен файдылы киңәшләр
ПОМИДОР НИ ӨЧЕН ЯРЫЛА? Моның ике сәбәбе бар. Беренчесе, суны кирәгеннән артык сибү, икенчесе - туфрактагы азот күләменең күплеге. Шунысын исегездән чыгармагыз: азот минераль ашлама кертүдән генә артмый. Мәсәлән, тавык тизәген әчетеп сипкән очракта да туфракка кирәгеннән артык азот керә ала. Шунлыктан аны помидор үсентеләренә чамасын белеп кенә сибәргә кирәк....
-
"Уйнагыз, гармуннар"ның җиңүчеләре билгеле булды (фотолар)
Әлеге конкурста җиңелүчеләр юк, диде жюри. Шуңа барлык катнашучыларга да Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Шулай да иң осталарны да билгеләп үттеләр. Балалар һәм яшүсмерләр арасында беренче урында- Әлфис Гыйрфанов, икенчедә - Андрей Поздеев, өченчедә - Виолетта Илалова. Олылар арасында беренче урынга Николай Гришин чыкты, икенчедә - Шөгердән Габделәхәт Әхмәтшин....
-
Лениногорскида бүген Россия көнен бәйрәм иттеләр (+фото)
Бәйрәм чаралары Үзәк мәйданда башланып китте. Мәдәният сарае үзешчәннәре концерт әзерләгән иде. Халыкны бәйрәм белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Шуннан соң "Уйнагыз, гармуннар" муниципаль конкурсы башланып китте.
-
Лениногорскига "аюлар килгән"
Шәһәргә «аюлар килгән». Алар Чайковский урамы, 20нче һәм 22нче йортлар арасында урнашкан. Куркуга төшмәгез: бу шәһәрне бизәү, ямьләү өчен ясалган топиарийлар гына. Топиарий, икенче төрле әйткәндә, декоратив агач. Энциклопедиядә топиар сүзе агач һәм куаклыкларны фигуралы итеп ясау дигәнне аңлата, аны икенче төрле "бәхет агачы" дип тә йөртәләр. Чайковский урамында урнашкан...
-
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов лениногорскилыларны Россия көне белән котлады
Хөрмәтле лениногорскилылар! Сезне төп дәүләт бәйрәме - Россия көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм Россия халкының бердәмлеген символлаштыра. Без илебезнең төп көче кешеләрдә булуын яхшы аңлыйбыз. Бергәләп булган уңышларны саклыйбыз һәм яңа үрләргә ирешә алуыбызга ышанабыз. Хөрмәтле лениногорскилылар, әлеге бәйрәм көнендә хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Бәйрәм рухы сезгә...
-
«Хәвефле йөртү»челәрне ничек танырга һәм алардан ничек сакланырга? (ВИДЕО, КИҢӘШЛӘР)
Россия премьер-министры Дмитрий Медведев, юл кагыйдәләренә тәкъдим ителгән «хәвефле йөртү» терминын раслап, имза куйды. Юлда бер төрдәге хәвефле хәрәкәтне бер-бер артлы ясау яки күптөрле хәвефле хәрәкәтләр ясау «хәвефле йөртү» дип саналачак. Биредә сүз төп юлдан хәрәкәтләнгән автомобильгә юл бирмәү, юлның барлык полосалары да транспорт чараларына тулган вакытта полосадан полосага кинәт...
-
Ураза тотучылар игътибарына
Иртәгә - 13 июнь көнне сәхәр тәмам 00: 53 сәг., авыз ачу вакыты - 20:07 сәг..
-
Хәерле иртә! Бәйрәм белән, дуслар!