Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Ришад Булгаковны искә алдылар

Шушы көннәрдә нефтьчеләр Ришад Тимергалиевич Булгаковны искә алды: шәһәребездәге барельефына чәчәкләр куелды. Ул - Социалистик Хезмәт Герое, "Татнефть» производство берләшмәсе генераль директоры булып торган, республика, илнең нефть промышленносте үсешенә зур өлеш керткән кеше. 6 июньдә аңа 85 яшь тулган булыр иде. Ул Татнефть"тә барлык һөнәри үсеш баскычларын үтә. 1958-1963 елларда...

Шушы көннәрдә нефтьчеләр Ришад Тимергалиевич Булгаковны искә алды: шәһәребездәге барельефына чәчәкләр куелды.


Ул - Социалистик Хезмәт Герое, "Татнефть» производство берләшмәсе генераль директоры булып торган, республика, илнең нефть промышленносте үсешенә зур өлеш керткән кеше. 6 июньдә аңа 85 яшь тулган булыр иде. Ул Татнефть"тә барлык һөнәри үсеш баскычларын үтә. 1958-1963 елларда "Лениногорскнефть"тә баш инженер, 5нче нефть промыселы җитәкчесе, производство бүлеге начальнигы булып эшли. Аннан "Әлмәтнефть", ТатНИПИнефтьне җитәкли, "Татнефть" берләшмәсе генераль директоры вазифасын башкарганда, фән һәм производство бәйләнеше буенча күп эш башкара, технологик процессларны комплекслы автоматлаштыруны, нефть ятмаларын эшкәртүне идарә итү һәм прогнозлауның башында тора. Соңрак ул Көнбатыш Себер ягулык-энергетика комплексын булдыруга зур өлеш кертә, 1980-1989 елларда "Главтюменьнефтегаз" начальнигы, СССРның Дәүләт планы бүлеге начальнигы урынбасары булып тора.

Ул көнне нефть промышленносте буенча республика Президентының ярәмчесе һәм "Татнефть" җәмгыятенең директорлар Советы киңәшчесе Шәфәгать Тәхаутдинов, директорлар советы секретаре Александр Юхимец һәм Компаниянең бер төркем хезмәткәрләре, ветераннар Әлмәттә аның каберенә барып, чәчәкләр куйды, искә алдылар.

Шул ук көнне аны Ленининогорск нефтьчеләре дә хөрмәтләде. Булгаков белән Ленинградская урамнары кисешкән урында торучы барельефы янына килделәр. Ул 2007 елда өч миллиард тонна нефть табуны бәйрәм иткән елны ачылды. Шул ук елны нефтьчеләр Парковая урамына реконструкция ясады һәм ул Булгаков урамы дип йөртелә башлады. Шул вакыттан алып, мемориал янына Ришад Тимергалиевичны искә алырга төрле буын нефтьчеләр җыела. Ул көнне чарада "Лениногорскнефть» идарәсе хезмәткәрләре, шәһәр мэриясе вәкилләре, нефть техникумы студентлары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев