12 август 2015 яңалыклары
-
Лениногорск язучы-шагыйрьләре белән очрашу узды
Шәһәребез китапханәсендә "Асыл якның - асыл кешеләре " дип аталган кызыклы очрашу булды. Анда танылган әдипләребез- Рәмзия Габделхакова, Таһир Шәмсуаров һәм Наил Шәрифуллин катнашты. Әдәбият сөючеләр үзләренең яраткан авторлары белән якыннан күреп сөйләште, кызыксындырган сорауларын бирә алды. Әдәби күргәзмәдә аларның яңа китаплары белән дә танышу мөмкинлеге бар иде.
-
Лениногорскида "Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясе дәвам итә
Беренче сыйныфларга ярдәм итәргә теләүчеләр түбәндәге счетка акча күчерә ала. Фонд «Лениногорск» ИНН 1649035262 КПП 164901001 р/с 40703810117020000050 в ОАО «Ак Барс» Банк г.Казань БИК 049205805 к/с 30101810000000000805 назначение платежа «Помоги собраться в школу».
-
Әлмәттән 12 яшьлек кызның аягына атканнар
Ачыкланганча, Әлмәттән бер төркем Саратов өлкәсендә Волга буена ял итәргә барган булган. Арадан бер ханым урманда Sauer ау мылтыгы табып ала. Балык тотучылар станы хуҗасы - 47 яшьлек хуҗабикә аны кызыксынып карый башлый һәм ялгыш кына атып җибәрә. 12 яшьлек кызның аягына эләгә һәм 63 яшьлек бомж яралана. Зыян күрүчеләрне...
-
"Юбилейга – чәчәкләр" конкурсы җиңүчеләре билгеле
Шушы көннәрдә шәһәр юбилее уңаеннан оештырылган "Юбилейга - чәчәкләр" конкурсы җиңүчеләре билгеле булды, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Анда 13 территориаль җәмагатьчелек үзидарәсе, иҗтимагый оешмалар, яшәүчеләр катнашкан. Конкурс җиңүчесе булып, 11 нче ТОС билгеләнгән, алар клумбаларын әкият формасында эшләгән. Икенче урында - чәчәкләр корабле белән 10 нчы ТОС, өченчедә -...
-
Лениногорскилыларның 27 миллион сум бурычы җыелган
Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен булган бурычларны бетерү буенча киңәшмә узды. Бүгенге көндә лениногорскилыларның ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләре каршында 27 миллион сум бурычлары бар. Бурычлылар буенча эш алып барыла, электр челтәрләреннән дә өзәләр, судка дәгъвалар да җибәрелә, рейдлар оештырыла. Район башлыгы коммуналь хезмәт оешмаларына бурычларны...
-
Лениногорск районында мотоцикл белән җиңел машина бәрелешә
Күптән түгел Лениногорск районы Иске Шөгер авылының Вахитов урамында, кичке сәгать 20.00ләр тирәсендә мотоцикл белән җиңел машина бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте тигез булмаган борылышта була. 1963 елгы ир-ат «Днепр-11» мотоциклында каршы юлга чыга һәм «ВАЗ-211440» җиңел машина йөртүче 1978 елгы хатын-кыз белән турыдан-туры бәрелешә. Бәхеткә, үлүчеләр юк. Мотоцикл хуҗасы гына төрле...
-
Лилиана Ирназарова икенче тапкыр әни булды
Бүген төнлә Габдрахмановлар гаиләсендә ир бала дөньяга аваз салды. Сабыйның авырлыгы - 3830 кг, буе - 53 см. Балага Таир дигән үзенчәлекле исем кушмакчылар. Лилиана әйтүенчә, бу исем "үз сүзендә торучы", "максатчан" дигән мәгънәләрне аңлата. Лилиана баласын туган ягы - Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендәге бала тудыру йортында тапкан. "Табибым да шушы...
-
Хәерле иртә! Уңышлы көн телибез сезгә, дуслар!