Лениногорскилыларның 27 миллион сум бурычы җыелган
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларның 27 миллион сум бурычы җыелган

Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен булган бурычларны бетерү буенча киңәшмә узды. Бүгенге көндә лениногорскилыларның ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләре каршында 27 миллион сум бурычлары бар. Бурычлылар буенча эш алып барыла, электр челтәрләреннән дә өзәләр, судка дәгъвалар да җибәрелә, рейдлар оештырыла. Район башлыгы коммуналь хезмәт оешмаларына бурычларны...

Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен булган бурычларны бетерү буенча киңәшмә узды.

Бүгенге көндә лениногорскилыларның ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләре каршында 27 миллион сум бурычлары бар.

Бурычлылар буенча эш алып барыла, электр челтәрләреннән дә өзәләр, судка дәгъвалар да җибәрелә, рейдлар оештырыла.

Район башлыгы коммуналь хезмәт оешмаларына бурычларны киметергә кушты, шул ук вакытта кулланучыга күрсәтә торган хезмәт тә сыйфатлы башкарылсын, диде ул.

жкх Лениногорск лениногорск жкх

Нет комментариев