12 август 2018 яңалыклары
-
Кама Тамагында Иделдә агым алып киткән Казан кешеләрен коткарганнар
Кама Тамагында Иделдә ишкәксез резина көймәдәге Казан кешеләрен коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
ПОЖАЛЫСТЫ
Хәзерге «теләсә нәрсә эшлә» дигән әрсез, демократик заманда халык арасында «Пожалысты» дигән сүз, көннән-көн киң кулланыш табып, үзенә зур абруй яулый бара.
-
Олимпия уеннары программасыннан хоккей төшеп калырга мөмкин
Хоккейны кышкы Олимпия уеннарында реформалар көтә.
-
Казан аквапаркында бәби тапкан
Казандагы "Барионикс" аквапаркында бер хатын җирле табиб һәм инструктор ярдәмендә бәби тапкан. Бу хакта аквапаркның инстаграм битендә хәбәр ителә.
-
Шәһәрдә яшәүче Рушания Гаязова шәмаилләр ясый (ФОТОЛАР)
Шәһәрдә яшәүче Рушания апа Гаязова тик тора торганнардан түгел. Аның бәйләгән, сәйләннәр белән чиккән кул эшләренә сокланып кайткан идем бервакыт. Менә ул күптән түгел яңа шөгыльгә тотынган: шәмаилләр ясый.
-
Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше зыян күргән
(Казан, 12 август, “Татар-информ”). Бөгелмә районында юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше зыян күргән, шуларның өчесе - балалар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Чаллыдагы беби-бокска яңа туган сабыйны ташлап калдырганнар
Чаллыдагы беби-бокска яңа туган кызны ташлап калдырганнар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.
-
Пыялалы пляж
Владивостоктан ерак түгел генә Уссурия култыгында төрле-төсле пыялачыклар белән капланган искитмәле матур бухта бар. 15-20 ел элек бу урында гади пляж булган, аңардан 1 км ераклыкта чүплек урнашкан.
-
Лениногорскига татар блогерлары килә
12 августтан башлап татар блогерлары Ринат Галиәхмәтов белән Илназ Габидуллин республика буенча блог турга чыга. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
-
Зәй-Каратайлылар шәһәрлеләрне "кыздырды": җырлатты, биетте
Шәһәрнең мәдәни мохитендә кичә, шимбә көнне зәй-каратайлылар концерт куйды.
-
Татарстанда урлап 4 миллион сумлык агач кискән урманчылар хөкем ителә
Татарстанда законсыз рәвештә 4 миллион сумлык агач кискән урманчыларны хөкем итәләр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Екатерина Гудкова хәбәр итте.
-
Бүген - Төзүчеләр көне. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлый
12 августта Төзүчеләр көне билгеләп үтелә, шул уңайдан район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлау сүзләрен җиткерә.
-
Ял көнегез әйбәт кенә узсын
Август та ахырына якынлаша. Димәк, җәй бетә.