Кама Тамагында Иделдә агым алып киткән Казан кешеләрен коткарганнар
ҖӘМГЫЯТЬ

Кама Тамагында Иделдә агым алып киткән Казан кешеләрен коткарганнар

Кама Тамагында Иделдә ишкәксез резина көймәдәге Казан кешеләрен коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич бердәм 112 экстрен хезмәте номерына Иделдә ишкәксез резина көймәдә йөзүче ике ир-атны агым алып китә башлавы турында хәбәр алынган. Тенеш һәм Кама Тамагы бистәләре арасында аларның бензины беткән, аннан ишкәкләренең берсе сынган.
 

МЧС хезмәткәрләре Казан кешеләрен көймәдә табып, ярга чыгарган. Ир-атларга медицина ярдәме таләп ителмәгән.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/12/169546/

Фото: ГУ МЧС России по РТ


Нет комментариев