12 сентябрь 2012 яңалыклары
-
“Аеклар көне” акциясе
Сугышлы авылы мәктәбендә "Аеклар көне" акциясе үтте. Акциядә мәктәпнең V - IX сыйныф укучылары катнашты. Биология укытучысы Фәния Әхмәтова кеше организмына алкогольнең зыяны, яшьләргә аның тискәре йогынты ясавы турында сөйләде. Соңыннан укучылар әлеге тема буенча сорау-җавапта катнашты һәм видеофильм карады.
-
Янгын куркынычсызлыгы дәресләре
Түбән Чыршылы авылы мәктәбендә "Балалар куркынычсызлыгы" айлыгы кысаларында ачык дәрес үтте. "Янгын вакытында нишләргә?" дигән тема буенча укучылар белән авылның янгын сүндерү бүлеге начальнигы Илдус Кәримов әңгәмә үткәрде. Укучылар ут сүндергеч (огнетушитель) белән эш итәргә, янгын кагыйдәләрен өйрәнде, әлеге тема буенча башка төр шактый файдалы мәгълүмат туплады.
-
Чиратта бәрәңге һәм шикәр чөгендере
Кырларда соңгы культураларны җыю эшләре бара. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән 11 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, 34 гектар мәйданнан 692 тонна бәрәңге уңышы җыелган. План буенча - 209 гектар җир. Шикәр чөгендере 249 гектар мәйданнан 7 мең 495 тонна җыеп алынган.
-
Кардиохирург Ренат Акчурин мастер-класс үткәрде
"Татнефть"нең медицина-санитар частенда танылган кардиохирург Ренат Акчурин мастер-класс үткәрде. Аның кысаларында, ул Россия кардиологик фәнни-производство комплексының югары квалификацияле белгечләре белән берлектә, аорталь клапанга транскатетер имплантация үткәрде. Әлмәттә "Татнефть" җәмгыяте тырышлыгы белән кардиохирургия буенча зур күләмле эшләр башкару 2008 елдан башлана. Ул чакта әлеге белгечләр аорта-коронар шунтирование буенча мастер-класс үткәрәләр. Хәзер...
-
“Тимер ат”лы булу гына җитми
Шәһәребез урамнарында юл һәлакәтен киметү максатыннан күп нәрсәләр эшләнә, җәяүлеләр өчен сызылган полосалар яңартылды, камералар урнаштырылды, юл инспекциясе хезмәткәрләре дә адым саен. Әмма моның нәтиҗәсе генә күренми. Атна саен юл һәлакәте теркәлә. 2012 ел, бигрәк тә җәй ае аварияләргә бай булды. Җиде ай эчендә шәһәр һәм районда Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан...
-
Куркынычсызлык кагыйдәсен бозсаң – премиясез...
Сер түгел, кайберәүләр өчен ниндидер чикләүләр, кагыйдәләр аларны бозу өчен генә кирәк. Әмма кеше сәламәтлеге һәм аның гомере турында сүз барганда гади куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу акылга сыймый. Быелның җәендә "Татнефть" компаниясенең барлык сервис бүлекчәләре һәм транспорт предприятиеләренә рәсми хатлар юлланды. Ул үз эченә берләшмәдә 2012 елда расланган яңа Стандартлар белән...