Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Куркынычсызлык кагыйдәсен бозсаң – премиясез...

Сер түгел, кайберәүләр өчен ниндидер чикләүләр, кагыйдәләр аларны бозу өчен генә кирәк. Әмма кеше сәламәтлеге һәм аның гомере турында сүз барганда гади куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу акылга сыймый. Быелның җәендә "Татнефть" компаниясенең барлык сервис бүлекчәләре һәм транспорт предприятиеләренә рәсми хатлар юлланды. Ул үз эченә берләшмәдә 2012 елда расланган яңа Стандартлар белән...

Сер түгел, кайберәүләр өчен ниндидер чикләүләр, кагыйдәләр аларны бозу өчен генә кирәк. Әмма кеше сәламәтлеге һәм аның гомере турында сүз барганда гади куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу акылга сыймый.


Быелның җәендә "Татнефть" компаниясенең барлык сервис бүлекчәләре һәм транспорт предприятиеләренә рәсми хатлар юлланды. Ул үз эченә берләшмәдә 2012 елда расланган яңа Стандартлар белән һәрбер машина йөртүчене таныштыруны ала. Чынлыкта, "Татнефть"тә "Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата чаралар стандарты" 2009 елның мартыннан гамәлдә. Әмма 2012 елда яңадан каралып, аеруча "рецидивистлар"га карата катгый чараларны кертү турында карар кабул ителде.
Әйтик, машина йөртүче билгеләнгән тизлекне 10 км/сәгатькә арттырды, ди. Аның айлык премиясе әзәячәк. Әгәр дә шундый ук хәл ел дәвамында тагын кабатланса, ул айлык премиядән һәм ел нәтиҗәләре буенча бирелә торган 13 нче хезмәт хакының яртысыннан "колак кагачак". Аеруча кызу йөрергә яратучы, елына өч тапкыр тизлекне арттырган машина йөртүче, гомумән, 100 процентка айлык, еллык премияләрдән мәхрүм калачак, шулай ук биографиясендә катгый шелтә дә урын алачак.
Ә менә куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләргә карата чаралар тагын да катгый. Беренче тапкыр шундыйлар рәтенә керсәң - кисәтү, айлык, еллык премияләрне югалту каралган. Икенче тапкыр "эләксәң" - вазифаң белән саубуллашырга туры киләчәк. Катгый чаралармы? Мөгаен. Әмма вахтада эшкә баручыларның сәламәтлеге генә түгел, ә гомере дә алар кулында булуын исәпкә алсаң, болар зарур.
Акчаны кисү белән җәзага тарту, әлбәттә, уңай нәтиҗәләр бирми калмады. 2012 елның февралендә әлеге Стандарт кертелгәч, 4 ай дәвамында транспорт идарәсен тикшерүләр каешын каптырмаган бер генә тәртип бозучыны да ачыкламады. Июль, август та тыныч кына узды. Ә менә июньдә 10 машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермичә тотылды. Алар бу Стандартны санламауларын 13 нче хезмәт хакы алганда исләренә төшерәчәк.
Шулай ук тизлекне арттырырга яратучылар да шулар рәтенә керә. Августта 24 машина йөртүче тизлекне 10 км/сәгатькә арттырган булса, июльдә мондыйлар саны - 30.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл кагыйдђлђре