12 октябрь 2018 яңалыклары
-
Синоптиклар Татарстанда томан төшәчәген кисәтә
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 13 октябрьдә Татарстан территориясендә төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә.
-
Роберт Миңнуллинга Татарстан Президенты исеменнән машина бүләк иттеләр
(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән халык шагыйре Роберт Миңнуллинга яңа машина ачкычы тапшырылды. Юбилей бүләген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бирде.
-
Сезнең гаиләдә аңлашу бармы (ТЕСТ)
Әлеге сораулар ярдәмендә балалар белән мөнәсәбәтнең ни дәрәҗәдә икәнен белә аласыз. Тестны гаиләдә, мәктәп җыелышларында да үткәрергә мөмкин.
-
Иске Иштирәктән язалар: Җырлаттылар да, елаттылар да
Иске Иштирәк мәдәният йортында, өлкәннәр көне уңаеннан, бәйрәм үткәрелде. Аны әле күптән түгел генә сәнгать җитәкчесе вазыйфасын алып баручы Гөлшат Гиззятова оештырды.
-
Синоптиклар Россиядә 2019 елгы кыш салкын булмаячагын әйтте
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе кыш салкын булмаячак. Бу турыда Россия Гидрометеорология үзәге директоры вазифасын башкаручы сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
-
Лениногорскида "Йортыбыз-Татарстан" республика фестиваленең зона туры үтте ( 55 ФОТО)
Бүген шәһәребезнең Мәдәният Сараенда "Йортыбыз-Татарстан" республика этно-мәдәни фестиваленең сайлап алу туры узды.
-
МӘХӘББӘТЕМДӘ КАЛАМ
Хәрби хезмәттәге улы Таһир, шалтыратып, бүген әнисенең ушын ала язды. Гөлбану, бер елмаеп, бер моңаеп дигәндәй, улының сүзләрен көне буе уенда йөртте. “Менә сиңа яңалык! Атасына ничек әйтергә инде? Әйтмичә дә ярамый. Әй бу яшьләрне! Кая ашыгалар диярсең! Хезмәтеннән кайткач та өлгерерләр иде әле... Бигрәк яшьләр бит әле. Үзләре дә бала гына...”
-
Лениногорскида ялларда нинди фильмнар карарга була
Афиша (11-17 октябрь)
-
Теплицагызда тәртипме?
Октябрь — бакчачылар өчен аеруча җаваплы ай. Көздән бакчаны ничек әзерләп калдырасың, киләсе елда уңышны да шулай алачаксың. Хәзер һәр бакчаны диярлек бизәп утырган теплицаларны кышкылыкка әзерләүгә дә җитди карарга кирәк.
-
Җир җиләге кайнатмасыннан тиз әзерләнә торган бәлеш
Бер бәлешкә: 300 г кайнатма 2 йомырка 100 г сөт 100 г шикәр комы 100 г май 250-300 г он 1 бал кашыгы сода кирәгенчә тоз
-
"Россия лидерлары" бәйгесенә, башланып бер тәүлек узуга ук, 24 меңнән артык гариза килгән
Быел без бәйгедә катнашучыларга өстәмә мөмкинлекләр бирдек, ди проект җитәкчесе.
-
Лениногорскилының балкон тәрәзәсен ватып, фатирын басканнар
Гаепләнүче Федотовка кешесе булып чыга.
-
“Агулану түгел” – Арчадагы 50 сумлык агулы хушбуй кыйссасы болайрак була
Арча педагогика көллияте студентлары хушбуй исеннән агуланган… Узган атнада әлеге хәбәр бик тиз арада республикага таралып өлгерде. Табиблар исә агулану очрагын кире какты. Белгечләр әйтүенчә, бүген студентларның сәламәтлегенә куркыныч янамый.
-
Лениногорскилылар, газлы сулар белән мавыкмагыз!
Газлы, татлы сулар онкология авыруына китерергә мөмкин. Мондый суның зыяны турында күп еллар буе медиклар фикер алыша. Җәйге эссе көндә кеше сусынны баса торган салкын минераль су эчә. Балалар исә лимонадлар ярата.
-
Лениногорскида ялларда салкын булачак
"Гисметео" фаразы