Лениногорскилының балкон тәрәзәсен ватып, фатирын басканнар
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилының балкон тәрәзәсен ватып, фатирын басканнар

Гаепләнүче Федотовка кешесе булып чыга.

Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 58 яшьлек лениногорскилы мөрәҗәгать итә.

Аның әйтүенчә, 9 октябрь кичендә берәү, балкон тәрәзәсен ватып, аның фатирына кергән һәм 50 мең сум акчаны алып чыккан.
Оператив-эзләү барышында хокук сакчылары каракның кем икәнен ачыклыйлар. Ул элек тә хөкем ителгән 26 яшьлек Федотовка кешесе булып чыга.

Бу хакта республика Эчке эшләр министрлыгы сайты хәбәр итә.

https://16.xn--b1aew.xn--p1ai/news/item/14660739/

фото:/www.yandex.ru


Нет комментариев