12 декабрь 2013 яңалыклары
-
Лениногорск район башлыгы Конституция көне белән котлый
Хөрмәтле лениногорскилылир! 1993 елның 12 декабрендә бөтен халык тавыш бирү юлы белән Россия дәүләтенең Төп Законын кабул иткәннән соң 20 ел вакыт узды. Ул күпмилләтле илебезне ныгытуда һәм берләштерүдә, җәмгыятьтә гражданлык татулыгы һәм дуслыгы тантана итүдә мөьим роль башкарды. Россия Конституциясендәге мөьим идея дәүләтнең җәмгыятькә һәм кешеләргә хезмәт итүеннән гыйбарәт....
-
Лениногорскиның “Бәкер” шифаханәсе – җиңүче
Казанда "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, анда безнекеләр дә бар. Еллык республикакүләм конкурсларның быелгысы Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган иде. "Экология һәм сәламәтлек" номинациясендә "Бәкер" шифаханәсе җиңүче дип табылган, бүләкне Татарстан Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин тапшырган. Котлыйбыз!
-
Лениногорскиның Урмышлы авылы ветеранына – 90 яшь
Шушы көннәрдә авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Салих бабай Могыйновның 90 яшьлек юбилее булып үтте. Авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин, авылыбызның имам-хатыйбы Шәһит абый Сәйфуллин, мәктәп коллективы исеменнән музей җитәкчесе Резедә Хәсәншина җитәкчелегендә бер төркем укучы, Салих бабайны бу олы бәйрәме белән котларга барды. Салих бабай - тыйнак, күркәм, бик...
-
Лениногорск нефтьчеләре Кубок алды
Тиздән Лениногорск төбәге өчен зур вакыйга - "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. "Кара алтын"ның нәкъ менә безнең төбәктә табылуы - безнең өчен зур шатлык. Олы вакыйга уңаеннан, идарәнең яшьләр комитеты, беренчеләрдән булып, хоккей турниры оештырырга карар кыла. 6-8 декабрь көннәрендә шәһәрнең Боз сараенда уеннар үтте. Биредә дүрт команда катнашты:...
-
Лениногорскида "Рәхимов укулары – 2013" китабы чыкты
Күренекле язучы, тарихчы Җәмит Рәхимов истәлегенә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция материаллары китап булып басылып чыкты. Әлеге конференция май аенда Керкәле мәктәбендә узган иде. Анда Казаннан килгән галимнәр, җирле хакимият вәкилләре, шәһәр һәм районның ана теле укытучылары һәм укучылар катнашты. Язучы турында бик күп җылы сүзләр әйтелеп, Җәмит Рәхимовны олы хөрмәт...
-
Лениногорскиның яшь гимнастлары көмеш медаль иясе
Тулада нәфис гимнастика буенча үткән Бөтенроссия ярышларында безнекеләр икенче урын яулады. Гимнастчылар - Фәридә Садыйкова, Елена Карпова, Регина Чемезова, Айдана Сафина һәм Диләрә Ялалтыновага турнирның Кубогы тапшырылган. Моннан тыш кызлар Россия спорт мастеры нормативын үтәгән.