Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Урмышлы авылы ветеранына – 90 яшь

Шушы көннәрдә авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Салих бабай Могыйновның 90 яшьлек юбилее булып үтте. Авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин, авылыбызның имам-хатыйбы Шәһит абый Сәйфуллин, мәктәп коллективы исеменнән музей җитәкчесе Резедә Хәсәншина җитәкчелегендә бер төркем укучы, Салих бабайны бу олы бәйрәме белән котларга барды. Салих бабай - тыйнак, күркәм, бик...

Шушы көннәрдә авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Салих бабай Могыйновның 90 яшьлек юбилее булып үтте.
Авыл җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин, авылыбызның имам-хатыйбы Шәһит абый Сәйфуллин, мәктәп коллективы исеменнән музей җитәкчесе Резедә Хәсәншина җитәкчелегендә бер төркем укучы, Салих бабайны бу олы бәйрәме белән котларга барды.
Салих бабай - тыйнак, күркәм, бик әдәпле һәм сабыр кеше. Гыйбрәтле тормыш юлы үтсә дә, үзе турында күп сөйләргә яратмый. Сугыш еллары хатирәләрен искә төшерү белән аның күзләре яшьләнә. "Ул елларда без кичергәннәрне үзе шунда булган кешеләр генә аңлый ала", - дип кенә куя ул.
Ул 1923 елда Урмышлы авылында хәлле крестьян гаиләсендә туа. Гаиләләре ишле була. Әниләре яшьли авырып китү сәбәпле, аңа укырга насыйп булмый. 1940 елда тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. Сугыш башлангач, Салих бабайның яше җитмәү сәбәпле, ул тракторда эшләп авылда кала. Ләкин озак эшләргә туры килми, 18 яше тулу белән аны армиягә алалар. Фронтта пушкада наводчик булып хезмәт итә. 320 килограмм авырлыктагы пушканы ике солдат тартып баралар. Сталинградны саклаганда нык яралана һәм ике айга якын госпитальдә дәвалана. Терелеп чыккач, 1944-1945 елларда Курск, Кишинев шәһәрләрен азат итеп, Австриянең Вена шәһәренә кадәр барып җитә. Җиңү көнен Австриядә каршы ала. Туган авылыбызга 1947 елның апрелендә күкрәгенә орден-медальләр тагып кайтып төшә.
Артур Хәбибуллин очрашуны котлап башлап җибәрде, ветеранга бүләк тапшырды. Мәктәп укучылары ветеран бабайга шигырь сөйләде, сораулар бирде, сугыш еллары, аннан соңгы тормыш юлы белән кызыксындылар. Имам - хатыйп Шәһит абый мәчет әһелләре исеменнән котлап, бүләк тапшырды. Мәскәүдән - Кремльдән килгән котлау открыткасын тапшырганда, ветеранның күзләреннән яшь бәреп чыкты. "Анда да беләләрмени мине"- дип гаҗәпләнде.Соңыннан ветеран белән бергәләп чәй эчтек. Менә шулай ипләп кенә яшәп ята Салих бабай, ил-көндәге яңалыклардан да читтә калмый. Безнең футбол җанатары да икән әле ул. Улы Нурислам абый: "Бер футболны да калдырмый, барлык уенчыларның да исем-фамилияләрен белә", - ди.
Ветераныбызга исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы телибез. Салих бабайның "Бары тик сугышлар булмасын, без күргәнне сезгә күрергә язмасын", дигән иң зур теләгенә кушылабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилей