12 декабрь 2015 яңалыклары
-
Лениногорск укучылары парламент дәресендә
Россия Конституциясе көне уңаеннан, Лениногорск укучылары һәм студентлары шәһәр Советы депутатлары белән дәрестә очрашты. Төрле округтан депутатлар килеп, депутат корпусының эшчәнлеге белән таныштырды, гражданинның хокук һәм бурычлары турында сөйләделәр. Шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов 11нче гимназиядә конференциядә катнашты. Бөтен дәресләрдә дә Татарстан һәм Россия гимны яңгырады, укучылар Ватан турында шигырьләр сөйләде,...
-
Лениногорскилылар скандинавча йөри
Стадионга илтә торган юлда бик еш чаңгы таягы тоткан, әмма чаңгысыз атлаучы өлкән яшьтәге апалар очрый. Бер көнне түзмәдем: алар артыннан киттем. Баксаң, Роза Пикмеева, Светлана Коршина һәм Любовь Петрова скандинавча йөри икән. Алтмыш биш яшьлек Роза Васильевна бу спорт төре белән өч ел инде мавыга. 2012 елда шифаханәдә ял...
-
Лениногорскилылар республика конкурсында җиңде
"Территория закона" республика конкурсы җиңүчеләре арасында лениногорскилылар да бар. "Авыл җирлеге территориясендә тәртипне саклауга керткән өлеше" номинациясендә Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова икенче урынга лаек булды. "Тәртип саклауда шәхси сак предприятиеләрен тартуга керткән өлеше" номинациясендә икенче урында - "Витязь" җәмгыяте директоры Вадим Коробков. Котлыйбыз!
-
Бөгелмәдә "террорчы" тоткарланган
Бөгелмә шәһәр суды бинасына бомба куелу турында ялган хәбәр тараткан хатын-кыз кулга алынган. Бактың исә, шул рәвешле ул караклык өчен җаваплылыктан качып калырга уйлаган икән. Бомба турындагы хәбәр хокук сакчыларына 9 декабрь көнне үк килеп ирешкән булган. Суд бинасына оператив хезмәт вәкилләре җибәрелгән. Ленин урамын исә гомумән дә ябып куйганнар....
-
Лениногорскилыларны киләсе атнада ниләр көтә
КУЧКАР (21.03-20.04)ларны бу атнада финанс мәсьәләсендә уңыш көтә. Керем дә булдырырсыз, өегезгә ремонт та ясарга мөмкинлек килеп туар. Ялгызларның шәхси тормышында үзгәрешләр булыр. Аларның нинди булуы үзегездән торачак. Эшегездә яңа үрләр яулар өчен тырышырга туры киләчәк. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар өчен атна бөтен яклап та уңышлы булыр. Эш мәсьәләсендә, җаваплылыкны үз өстегезгә...