Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларны киләсе атнада ниләр көтә

КУЧКАР (21.03-20.04)ларны бу атнада финанс мәсьәләсендә уңыш көтә. Керем дә булдырырсыз, өегезгә ремонт та ясарга мөмкинлек килеп туар. Ялгызларның шәхси тормышында үзгәрешләр булыр. Аларның нинди булуы үзегездән торачак. Эшегездә яңа үрләр яулар өчен тырышырга туры киләчәк. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар өчен атна бөтен яклап та уңышлы булыр. Эш мәсьәләсендә, җаваплылыкны үз өстегезгә...

КУЧКАР (21.03-20.04)ларны бу атнада финанс мәсьәләсендә уңыш көтә. Керем дә булдырырсыз, өегезгә ремонт та ясарга мөмкинлек килеп туар. Ялгызларның шәхси тормышында үзгәрешләр булыр. Аларның нинди булуы үзегездән торачак. Эшегездә яңа үрләр яулар өчен тырышырга туры киләчәк.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар өчен атна бөтен яклап та уңышлы булыр. Эш мәсьәләсендә, җаваплылыкны үз өстегезгә алырга туры килер. Сез булдырасыз, иң мөһиме, үз-үзегезгә ышаныгыз. Атна ахырына нәтиҗәсе дә күренер. Ял көннәрен туганнар белән үткәрү яхшы булачак.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрне атна башыннан вак-төяк мәшәкатьләр көтә. Бирешмәгез, барысы да җиңеп чыгарлык. Финанс яктан керем дә, чыгым да булырга тора. Шәхси тормышыгызда мөһим үзгәрешләр көтелми. Гаиләсе
булганнар балаларына тиешле игътибар бирсә иде.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар бу атнада бик актив булыр. Атна сезнең өчен финанс өлкәсендә дә, шәхси тормышта да уңышлы булачак. Максатыгызга ирешер өчен барысына да әзер булырсыз. Шәхси эш башларга уйласагыз, тәҗрибәләр ясарга курыкмагыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар атна дәвамында финанс мәсьәләсен хәл итәр. Дөрес фикергә килү бик җиңелләрдән булмас. Яңа идеяләрегезне чынга ашыру белән мәшгуль булырсыз. Ял көннәрен файдалы итеп үткәрергә тырышыгыз. Бигрәк тә, сәламәтлегегезне кайгырту беренче урында булсын.
КЫЗ (23.08-22.09)ларга бу атнада бөтен нәрсәне уйлап эш итәргә туры килә. Төрле уй-фикерләр белән янып йөрерсез. Эшегездә ярдәм өмет итә алырлык кешеләр бик сирәк, шуңа алар арасыннан төплерәк хезмәткәрегезне генә сайлагыз. Ошаткан кешегез бар икән, аны ничек тә яуларга тырышыгыз.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, атна сезнең өчен яхшы булыр. Үз-үзегезгә ышаныч артыр. Хезмәттәшләрегез белән бергәләп эшләгәндә уңыш елмаер. Күңелле очрашулар көтелә. Ял көннәрен туганнар белән күрешеп, аларга ярдәм итеп үткәрсәгез дөрес булыр.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, бу атнада туганнарыгыз белән мөнәсәбәтегез тагын да ныгыр. Кешегә бурычка акча бирмәсәгез яхшырак булыр. Шулай ук, атна дәвамында сезгә финанс яктан уңыш елмаячак. Шәхси тормышыгызга килгәндә, яраткан кешегезгә карата игътибарлы булу сорала. Аңа бүләк ясавыгыз бар.
УКЧЫ (23.11-21.21)лар, авыр ситуацияләрне җиңеп чыгар өчен тәҗрибәгез җитәрлек, шулай ук күп көч таләп ителә. Атна дәвамында ял итәргә вакытыгыз булмас шул. Эшегездә яңа килешү төзәргә тәкъдим итәрләр, каршы килмәгез,
чөнки ул сезнең өчен финанс яктан уңышлы булачак.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, үз максатыгызга ирешер өчен әрсезлегегезне тагын да арттырырсыз. Бу очракта үзегез турында гына уйлагыз, башкалар
турында уйлау урынсыз. Атна ахырында борчу-мәшәкатьләр көтелә. Ял
көннәрен аларны хәл итеп үткәрүегез ихтимал.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, әгәр максатыгызга ирешергә телисез икән, тырышырга туры киләчәк. Атна дәвамында ял итәргә вакытыгыз булмас. Яңа эш башлап җибәрсәгез дә була, ахыры яхшы тәмамланачак. Ял көннәрендә сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, булганына канәгать булып яшәргә икәненә инанырсыз. Шәхси тормышыгызга килгәндә, ялгызларны яңа танышу-очрашулар көтә. Ләкин алар дәвамлы булмаячак. Финанс яктан хәлегез бик үк яхшы булмас. Керемнәр дә, чыгымнар да көтелә. Озак күрмәгән туганнарыгыз белән очрашырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп гороскоп с 14 по 20 декабря 2015