13 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида берәүне шешәдәше кыйнап үтергән
11 гыйнварда Ленинградская урамындагы бер йортта 32 һәм 38 яшьлек ирләр арасында низаг чыга. Дөресрәге, баштан бергә эчәләр, аннан сугыша башлыйлар. Берсе көчлерәк була, шешәдәшенең башын идәнгә бәреп-бәреп кыйный һәм үзен генә калдырып кибеткә чыгып китә. Кире әйләнеп кергәндә теге исән була әле. Аның үлгәнен белгәч, "Ашыгыч ярдәм" чакырта. Гаепләнүче...
-
Лениногорскилылар Россия күләмендә ярыша
Күптән түгел Түбән Тагил шәһәрендә ике төр чаңгы ярышы буенча Россия беренчелегендә безнең спортчылар лаеклы чыгыш ясады. Юниорлар арасындагы команда зачетында Руслан Габидуллин, Дмитрий Наговицын, Захар Пономарев, Дамир Утепов бронза призерлары булды (тренерлары А.Чальцев).
-
Татарстанда "үлем спайсы" пәйда булган
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы республикада кеше үлеменә китерергә мөмкин булган "спайс" пәйда булу ихтималын җиткерә. 8 гыйнвар кичендә хокук сакчылары Чаллыдагы бер йорт подъездында наркотик исерү хәлатендәге 28 яшьлек егетне таба. Тикшерү вакытында аннан тарту катнашмасы - "спайс" табыла. Аның составында кешенең үлеменә китерү ихтималы булган химик матдәләр барлыгы ачыклана....
-
Шәһәр мэры безне котлады
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов җирле массакүләм чаралары хезмәткәрләрен Россия матбугаты көне белән котлады. Анда: "Сез халык һәм власть арасында элемтәче ролен үтисез, мөһим мәсьәләләрне күтәрәсез. Җирле редакцияләр шәһәр һәм районның абрен күтәрү буенча зур эш башкара, нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт җиткерәм" дигән сүзләр бар.
-
Лениногорск китапханәсе мөдире грантка лаек
Республика Мәдәният министрлыгында иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсе буенча бүләкләнүчеләр арасында лениногорскилылар да бар иде. Ул - Г.Тукай исемендәге үзәкләштерелгән китапханәләр системасы мөдире Ландыш Хәйруллина. Якташыбыз «Таяныч һәм абруй» номинациясендә катнашкан һәм иң яхшы мәдәният хезмәткәре дип табылып, грантка лаек, дип табылган. Китапханәнең "Нур" проекты да - җиңүчеләр...
-
Бүген Россия матбугаты көне
13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1703 елда Петр I указы буенча "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күргән. Газета Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да нәшер ителгән, шул ук вакытта даими исеме булмаган диярлек - «Ведомости», «Российские ведомости», «Ведомости Московские» дип тә аталган. 1870 елның 1 гыйнварыннан...
-
Машина бәяләре 1,5 тапкырга арткан
2015 елга керү белән тотылган машина бәяләре сизелерлек артка. Машина базары белгечләре моны сум курсының түбән тәгәрәве белән бәйләп аңлата. Доллар һәм евро курсының сумга караганда тотрыксызлыгы аркасында яңа машиналарга бәяләр арта төште. Бу үз чиратында тотылган машина бәяләренә дә тәэсир итми калмады. Ел башында кайбер автомобильләрнең бәясе инде 50...
-
Лениногорскилылар Пермьдә үткән ярышта катнашты
Пермь краенда 31 декабрьдән алып 12 гыйнварга кадәр "Рождественское турне - 2015" дип исемләнгән трамплиннан чаңгыда сикерү буенча бөтенроссия ярышлары үтте. Ул 4 этапта барды. Анда төрле шәһәрләрдән, мәсәлән: Мәскәү, Петербург, Түбән Новгород, Сочи һәм безнең шәһәрдән килгән 2001-2003 елгы яшүсмер егетләр һәм кызлар катнашты. "Рождественское турне - 2015"нең ачылуы...
-
Депрессиясеннән котылу өчен психолог киңәшләре
Озак дәвам иткән бәйрәм көннәреннән соң беренче эш көне бик озын тоела, ә эшләү теләге бөтенләй юк диярлек. Бәйрәм арты депрессиясенә бирешмәс һәм тиз арада эшкә керешеп китү өчен, психология фәннәре докторы Сергей Петрушин бөтен кешегә кайбер гади кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә. Беренчедән, акрынлык, эзлеклелек кагыйдәсен үтәү зарур. Нәрсәнедер тиз-тиз...