Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Депрессиясеннән котылу өчен психолог киңәшләре

Озак дәвам иткән бәйрәм көннәреннән соң беренче эш көне бик озын тоела, ә эшләү теләге бөтенләй юк диярлек. Бәйрәм арты депрессиясенә бирешмәс һәм тиз арада эшкә керешеп китү өчен, психология фәннәре докторы Сергей Петрушин бөтен кешегә кайбер гади кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә. Беренчедән, акрынлык, эзлеклелек кагыйдәсен үтәү зарур. Нәрсәнедер тиз-тиз...

Озак дәвам иткән бәйрәм көннәреннән соң беренче эш көне бик озын тоела, ә эшләү теләге бөтенләй юк диярлек. Бәйрәм арты депрессиясенә бирешмәс һәм тиз арада эшкә керешеп китү өчен, психология фәннәре докторы Сергей Петрушин бөтен кешегә кайбер гади кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә.
Беренчедән, акрынлык, эзлеклелек кагыйдәсен үтәү зарур. Нәрсәнедер тиз-тиз эшләп ташларга ашыкмагыз. Теге яки бу бурычны хәл итү өчен, күбрәк вакыт сарыф итәргә, әмма аны барыбер үтәргә кирәк. Биредә спорт белән чагыштырырга мөмкин: озын тәнәфестән соң, имгәнмәс өчен, күнекмәләр вакытында йөкләмәне акрынлап арттыру мөһим.
Икенче киңәш - эш өстәлендә, компьютерда һәм башта тәртип урнаштыру кирәк. Ягъни, җыештыру белән шөгыльләнергә, барысын да үз урынына куярга", - дип сөйләде "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Сергей Петрушин.
Өченче киңәш итеп, психолог физик күнегүләр белән шөгыльләнүне атады. Ул аңлатып узганча, баш мие һәм тән бер-берсе белән бәйле, ягъни нормаль эмоциональ халәт өчен салмак физик күнегүләр үтәргә кирәк.
Озак дәвам иткән яллардан соң, кеше организмы эш халәтенә кире кайтыр өчен, ике атнага якын вакыт таләп ителергә мөмкин. Җитәкчеләргә дә, хезмәткәрләргә дә моңа тыныч карау зарур. Бу көннәрдә зур физик һәм акыл тырышлыгын таләп итә торган катлаулы эшләрдән тыелып торырга кирәк.
"Татар - информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: депрессия