13 август 2017 яңалыклары
-
Татарстанда япь-яшь кызның гомере фаҗигале рәвештә өзелгән
Түбән Кама районының Кичуй елгасында 17 яшьлек кыз суга батып үлгән, дип хәбәр итә «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр миистрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Алдагы көнне төнлә 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Кичуй елгасында яшь кыз батканлыгы турында хәбәр килеп ирешә. Вакыйганы шаһитләр елга аша салынган...
-
"Простоквашино" мульфильмының яңа серияләре чыгачак
Бу хакта "Союзмультфильм" директоры Борис Машковцев хәбәр итте. "Простоквашино" совет мульфильмының яңа серияләре киләсе ел башында чыгачак. Машковцев билгеләп үткәнчә, "Союзмультфильм", яңадан белгечләрне җәлеп итеп, мультфильмны яңадан төшерү эшенә тотыначак. "Безнең мәңге яшь һәм мәңге кызыклы персонажларыбызның күп икәнен аңладык. Әле "Простоквашино" төшерелә, беренче сериясе киләсе ел башында дөнья күрәчәк",...
-
Баланы машинада креслосыз йөртергә ярыймы?
7 яшькә кадәр балаларны авырлыгына, буена карап туры килгән махсус креслоларда йөртергә кирәк. Ә менә 7- 11 яшькәчә балаларга килгәндә, аларны машинада креслода да, куркынычсызлык каешын эләктереп йөртү дә ярый дигән мәгънәне биргән пункт өстәлгән. Дөрес, 7 яшьтән соң балаларны бары арткы урындыкта гына креслосыз йөртергә ярый. Алгы рәттә 12...
-
Татарстан укытучылары хезмәт хакыннан тыш 30 мең сум алачак
Татарстанның Мөслим районында педагогларның август киңәшмәсе секция утырышлары дәвам итә. Республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның илкүләм олимпиада җиңүчесен әзерләгән мөгалимнәр ай саен - өстәмә 30 мең сум, призер әзерләгән өчен 20 мең сум алачак, дигән хәбәре катнашучылар арасында күп фикерләр тудырды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Энгель Фәттахов 9 сыйныф...
-
Лениногорск хужабикәләре, җимеш бәлеше пешерәбез
Камыр өчен: 500-700 г он 100 г чүпрә 3 йомырка 200 г маргарин Әчлек өчен: 800 г камыр 350-400 г корт 1-1,2 кг дөге 200-300 г йөзем 8-10 йомырка шикәр комы 350-400 г сыер мае Камырга дигән әйберләрне бергә кушабыз һәм артык каты булмаган камыр басабыз. Күпмедер вакытка камырны кабарырга...
-
Хәния Фәрхигә багышланган "Таяну ноктасы" тапшыруы (ВИДЕО)
http://tnv.ru/
-
Лениногорскида 9нчы пар игезәкләр туган
Шушы көннәрдә шәһәребезнең ЗАГС бүлегендә игезәк балалар тууы теркәлде. Ел башыннан бу 9нчы пар. Игезәк кызлар Дмитрий һәм Екатерина Петровлар гаиләсендә дөньяга килгән. Әти-әниләре кызларга Анна һәм Алена дип исем кушкан. Петровлар гаиләсенә исәнлек, шатлыклы көннәр һәм игелек телибез.
-
Безнең Мәдинә апа турында республика басмасы яза
Мәдинә апа Сафиуллина Зәй-Каратайда туып үскән, кечкенәдән артист булырга хыялланган. Тик аңа медицина белеме бирә торган уку йортын сайларга туры килә. Тик артист бурырга теләү үзенекен итә, ул сәхнәне сайлый, ә бүген ул Рәшит Шиһап исемендәге татар драма театры режиссеры, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре. Аның белән тулы әңгәмәне ссылка буенча...
-
Иске Писмән буасында бер ир батып үлгән
Иске Писмән буасында бер ир батып үлгән, дип хәбәр итә республика буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе матбугат үзәге. 112 хезмәтенә буада коенганда ике кешенең юкка чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Аннан аңлашылганча, ир белән хатын исерек килеш суга кереп китә, аларны яр кырыендагылар күздән югалталар. Алар капма-каршы ярга йөзеп чыгарга...
-
Алдагы 3 көнгә һава торышы
Синоптикларның фаразлавына караганда, иртәгә, 14 августта, алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булуы көтелә. Көндез 22 градус, төнлә 10 градус җылылык булуы күзаллана. Аннан алдагы ике көндә шундыйрак һава торышы, көндез 22-24, төнлә 10-13 градус җылылык фаразлана. http://almet-rt.ru
-
Хәерле ял иртәсе белән, лениногорскилылар!