Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Иске Писмән буасында бер ир батып үлгән

Иске Писмән буасында бер ир батып үлгән, дип хәбәр итә республика буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе матбугат үзәге. 112 хезмәтенә буада коенганда ике кешенең юкка чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Аннан аңлашылганча, ир белән хатын исерек килеш суга кереп китә, аларны яр кырыендагылар күздән югалталар. Алар капма-каршы ярга йөзеп чыгарга...

Иске Писмән буасында бер ир батып үлгән, дип хәбәр итә республика буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе матбугат үзәге.
112 хезмәтенә буада коенганда ике кешенең юкка чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Аннан аңлашылганча, ир белән хатын исерек килеш суга кереп китә, аларны яр кырыендагылар күздән югалталар. Алар капма-каршы ярга йөзеп чыгарга тиеш була. Бераздан ул як ярда хатын-кыз күренә. Аның сүзләренә караганда, ир йөзеп барганда, кискен генә су астына төшеп киткән.
Водолазлар 10 метр тирәнлектән ирнең үле гәүдәсен табып ала. Ул 1976 елгы, Бөгелмә кешесе булып чыга.
https://kazanfirst.ru/online/426864

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев