13 август 2018 яңалыклары
-
Россиялеләр өчен Төркиядә ял итү бәяләре артырга мөмкин
Доллар курсы күтәрелү сәбәпле, бәяләр 5 процентка диярлек артачак.
-
Лениногорск стадионында футбол уены кызу барды
Шәһәрнең “Юность” стадионында Лениногорск җыелма командасы Әлмәт командасы белән очрашты. Уен шимбә көнне узды. Матч футбол буенча ТР Беренчелеге кысаларында икенче лигада үтте.
-
Лениногорскилылар шәһәргә, туган якка багышланган шигырь конкурсында катнаша ала
30 августта Шәһәр һәм республика көне, Татарстан нефтенең 75 еллыгы уңаеннан, шигырь укучыларның муниципаль конкурсы узачак.
-
Лениногорскида Физкультурачы көне үтте (Фотолар)
Узган шимбә шәһәрдә спорт бәйрәме гөрләде.
-
Чаллыда төзелеп бетмәгән бинадан егылып төшкән 15 яшьлек кыз хастаханәдә вафат булган
Җинаять эше кысаларында шаһитлардан сорау алалар, фаҗига булган урынны тикшерәләр, шулай ук суд-медицина һәм химик экспертизалар билгеләнгән.
-
Татарстанда иген кырларының 40 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнгән
Республика буенча бүгенге көнгә 1690,1 мең тонна ашлык суктырылган.
-
Дәресеңне үзең әзерлә
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Янә дәрес әзерләүләр, кагыйдәләр, математик формулаларны ятлау башланачак. Эшкә дә йөгерергә, өйдәге мәшәкатьләргә дә өлгерергә, балага дәрес әзерләргә дә ярдәмләшергә кирәк булачак.
-
Татарстанда 42 яшьлек ирне поезд бәрдереп үтергән
Гадәттән тыш хәл кичә Шәмәрдән янында булган.
-
Коляскадагы улымны кибет янында калдырып, кереп киттем. Чыксам… [булган хәл]
Хәрби шәһәрчектә яшәгән чагыбыз. Ирем — яшь лейтенант, взвод командиры, көне-төне эштә. Солдатлар йоклагач кына өйгә кайтып китәргә тиеш ул, иртә белән, алар йокыларыннан торышка эштә — алар янында булырга тиеш. Без төнлә генә күрешәбез. Ун айлык улыбыз аны бөтенләй күрми. Ул кайтканда да, киткәндә дә йоклаган була.
-
Лениногорскида Корбан Гаете нинди тәртиптә узачак
21 август 2018 ел
-
Кышка помидор тозлыйбыз
Хуҗабикәләргә помидор тозлау рецептлары тәкъдим итәбез.
-
Мәктәпләрдә өй эшләрен бетерәчәкләр?..
Дәүләт Думасы депутаты Борис Чернышев мәктәп балалары өчен өй эшен бетерергә тәкъдим итә. Балаларның вакытны саф һавада үткәрүе күпкә файдалырак, дип саный депутат.
-
Лениногорскилылар колагына: Бәрәңгене ничек сакларга?
Бәрәңгене алырга атна-ун көн калгач, аның сабагын 10-15 сантиметр калдырып чабарга һәм җыеп алырга кирәк. Әмма бәрәңгеләрнең сабакка тиюенә юл куярга ярамый. Чөнки сабак еш кына фитофтора белән зарарланган була һәм җыелган уңышка аны йоктыруы ихтимал. Фитофторалы бәрәңге тәүдә — кара-зәңгәрсу, ә аннары көрән таплар белән каплана. Мондый бәрәңге бик тиз чери һәм куллануга тәкъдим ителми. Әгәр ашарга уйласагыз, зарарланган урыннарын тирән итеп кисеп ташлагыз.
-
Татарстанда яман шеш белән авыручыларга дигән акчаларны урлаганнар
Татарстанда ракка каршы фондтан 300 мең сумнан артык акча урлаганнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
-
Лениногорскилылар, бүген яшенле яңгырлар көтелә
Яшен вакытында кыска вакытлы көчәючән җил булачак.