30 августта Шәһәр һәм республика көне, Татарстан нефтенең 75 еллыгы уңаеннан, шигырь укучыларның муниципаль конкурсы узачак.
Татар һәм рус телләрендә шәһәргә, туган якка багышланган шигырьләр сөйләргә кирәк булачак, ул “Лениногорск, туган ягым, сиңа шигырь багышлыйм” дип атала. Анда 5 яшьтән алып балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала.
30 августта түбән сулыктагы амфитеатр сәхнәсендә узачак, 13.00 сәгатьтә башлана.
Катнашучыларга 24 августка кадәр chubatova67@bk.ru электрон почтасына алдан заявка җибәрергә кирәк, конкурска дип билге куярга онытмагыз.
Нет комментариев