14 февраль 2012 яңалыклары
-
Әби тәрбиясе
Иртән балаларны кабул итәм. Кайбер бала шатланып чишенә һәм киемнәрен пөхтәләп киштәгә куя. Кайберләре инде 4-5 яшь булуга карамастан, әти-әнисе, әби-бабасы ярдәмен көтеп утыра. Кәнәфи яки эскәмиягә утырып аякларын суза, хәтта, курткасын да салмый. Мин саф һавага уйнарга алып чыкканда, берсе дә болай кыланмый: үзләре чишенә-киенә, чөнки яшь ярымнан аларны...
-
Эзләгән – табар
1970 еллар. Куакбаш авылы аша буровойга эшкә барабыз. Авыл уртасындагы чишмәдән су торба аша зур улакка ага. Су алырга туктадык. Урта яшьләрдәге бер хатын кер чайкый. Керләре арасыннан зур чалбар алды да, кесәләрен актара башлады. Аның янына килеп: "Кесә актарырга Алла ярдәм бирсен", - дидем. "Чалбарның алгы ягында бәләкәй кесә...
-
Суы саекмаса – сусамабыз
"Чишмә" әдәби-иҗат берләшмәсенә йөри башлагач, үзем өчен күп кенә яңалыклар ачарга туры килде. Кара әле, берләшмәнең оешуына 55 ел тулып килә икән... Җыелышка төбәгебез язучыларын, мәдәният һәм сәнгать белгечләрен күрәсем килеп, алар белән аралашырга дип киләм. Менә чираттагы очрашуда бергәләп алга куелган бурычларны карап үттек. Хәл итәсе мәсьәләләр дә күп...
-
Кайгым юк балада, аракы – кулымда
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә нинди генә шәфкатьсезлек, рәхимсез кешеләр белән очрашырга туры килми, шул исәптән ана кешенең үз баласына карата булган ваемсызлыгы белән дә. Шушы көннәрдә Лениногорск эчке эшләр бүлегенең сорау алу бүлекчәсе тарафыннан 1975 елгы хатын-кызга карата РФ Җинаять кодексының 156 нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул бозык,...
-
Тәртибе нинди?
- Юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерү тәртибе нинди? Сорауга РФ Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге ЮХИДИнең административ закончалыкны үтәү буенча инспекторы, майор Светлана ИВАНОВА җавап бирә. - Юл хәрәкәте кагыйдәләренең (РФ Хөкүмәтенең 23.10.1993 №1090 карары) 2.5 пункты нигезендә, һәлакәткә катнашы булган транспорт йөртүче, түбәндәгеләрне эшләргә тиеш: - транспортны һәлакәт урыныннан...
-
Кызларның уңышы
Тимәш мәктәбенең кызлар командасы мини-футбол буенча республика мәктәпләре арасында икенче урын алды. Исегездә булса, "Мини-футбол - мәктәпкә" Бөтенроссия проекты кысаларында үткәрелүче ярышның зона этабы, безнең шәһәрдә үтеп, әлеге кызларга тиңнәр булмаган иде. Бөгелмәдә үткән республика ярышында да уңышлы уйнап, кубок һәм медаль белән бүләкләнделәр. Уку елы ахырында әлеге мәктәпкә футбол...
-
Китап укыр вакыт
Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсе "Классик әсәрләр укыр вакыт" проекты белән Татарстан Хөкүмәте грантына лаек булды. Проект авторы - балалар китапханәсе мөдире Валентина Федорованы җиңүе белән котлыйбыз!
-
Җырлы-моңлы кичә
"Исток-Башлангыч" социаль-реабилитация бүлеге Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә инвалидлар, пенсионерлар һәм реабилитация бүлегенә йөрүчеләргә "В сердцах людских затрагивает струны" дип аталган романслар кичәсе дә оештырды. Кичәгә килүчеләр игътибарына "Йолдызым ян, ян", "Мин сезне очраттым" кебек сәнгать әсәрләре, ягъни романслар тәкъдим ителде.
-
Җыр фестивалендә – җиңү
Чаллы шәһәрендә "Беренче адымнар" дип аталган республика җыр фестивале узды. Анда республиканың төрле мәктәпләреннән 800гә якын җырга-моңга һәвәскәр укучы катнашты. Безнең шәһәрдән Ф.Әхмәтшина, Р.Хәсәншина җитәкчелегендә 11 нче гимназия талантлары үз осталыкларын күрсәтте. Нәтиҗәдә, "Тулпар" вокаль триосына I дәрәҗә Диплом, Наилә Вилдановага III дәрәҗә Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
“Халкым чишмәләре”
Лениногорск муниципаль районы авылларында ел саен үткәрелүче "Халкым чишмәләре - народные истоки" дип аталган конкурс старт алды. Анда җыр-моңга, биюгә осталыгы булган кеше, хореография коллективлары, клуб үзешчәннәре катнаша. Конкурс февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк. Аны беренче булып Иске Писмән һәм Ивановка авылы талантлары ачып җибәрде. Иске Писмәндә "Әйбәт кызлар" кафесында...
-
Сәләтле яшьләр
Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгендә республиканың сәләтле яшьләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйрәмгә бездән М.Хәйретдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучысы Алинә Мусина чакырылган иде. Ул премиягә лаек булды.
-
“Ел укытучысы”
31 гыйнвардан - 2 февральгә кадәр "Ел укытучысы - 2012" конкурсының муниципаль этабы үтте. Аның нәтиҗәләре буенча, I урынга - 12 нче лицейның башлангыч сыйныф укытучысы Р.Юмангулова, II урынга - Чкалов исемендәге мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе С.Бәдретдинова, III урынга 5 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты педагогы Д.Морадыймова...