Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Тәртибе нинди?

- Юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерү тәртибе нинди? Сорауга РФ Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге ЮХИДИнең административ закончалыкны үтәү буенча инспекторы, майор Светлана ИВАНОВА җавап бирә. - Юл хәрәкәте кагыйдәләренең (РФ Хөкүмәтенең 23.10.1993 №1090 карары) 2.5 пункты нигезендә, һәлакәткә катнашы булган транспорт йөртүче, түбәндәгеләрне эшләргә тиеш: - транспортны һәлакәт урыныннан...

- Юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерү тәртибе нинди?
Сорауга РФ Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге ЮХИДИнең административ закончалыкны үтәү буенча инспекторы, майор Светлана ИВАНОВА җавап бирә.

- Юл хәрәкәте кагыйдәләренең (РФ Хөкүмәтенең 23.10.1993 №1090 карары) 2.5 пункты нигезендә, һәлакәткә катнашы булган транспорт йөртүче, түбәндәгеләрне эшләргә тиеш:
- транспортны һәлакәт урыныннан кузгатмаска, яктылык сигналын кабызып, юлга авария билгесен куярга;
- ашыгыч ярдәм яки табиб килгәнче, беренче ярдәм күрсәтә торырга кирәк. Чамадан тыш кискен очракта зыян күрүчене башка машинада хастаханәгә илтергә. Әгәр дә мондый мөмкинлек юк икән, шәхси транспортта якындагы дәвалау учреждениесенә илтеп, рәсми документ яки машина йөртү таныклыгын күрсәтеп, фамилияңне, транспортның теркәү номерын хәбәр итәргә һәм яңадан һәлакәт урынына барырга;
- башка транспорт чараларына хәрәкәт ябылса, машинаны юлдан алырга. Шаһитләр катнашында транспортның куелышын, һәлакәт урынын җентекләп теркәп куярга яки авария урынын әйләнеп узуны оештырырга;
- һәлакәт турында полициягә хәбәр итәргә, аварияне күргән яки күзәткән кешеләрнең фамилия һәм адресын язып алып, полиция хезмәткәрләренең килүен көтәргә;
- әгәр дә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче юк икән, машина йөртүчеләр үзара килешеп, якынча авария схемасын төзеп, имзалап, якындагы юл-патруль посты яки полиция бүлегенә барып теркәтергә тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Транспорт