14 февраль 2020 яңалыклары
-
ТР Президенты түләүсез туклану оештыру өчен мәктәп ашханәләрен тикшерергә кушты
Якындагы айда Татарстанда барлык мәктәп ашханәләрендә җиһазлар һәм персонал җитү-җитмәүне тикшерәчәкләр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шундый бурыч куйды.
-
Татарстан яшьләр эшләре министры туры эфирда сорауларга җавап бирәчәк
15 февральдә, Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов «Одноклассники» һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә республиканың рәсми бергәлекләренең туры эфирында чыгыш ясаячак.
-
Россиянең спорт министры урынбасары вазифасына Азат Кадыйров билгеләнде
Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин Татарстанның «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Азат Кадыйровны Россия Федерациясе спорт министрының беренче урынбасары итеп билгеләде. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә.
-
Лениногорскида Гашыйклар көнендә кавышкан парлар
Гашыйклар көнендә никахны рәсмиләштерү бер-береңә карата булган изге хисләрне тагын да якынайтудыр, дип хәбәр итә ЗАГС бүлеге.
-
Куакбаш авылында ТАССРның 100 еллыгына багышланган кичә узды (фотолар)
Куакбаш авылында ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга старт бирелде. Күптән түгел мәдәният йортында, шушы истәлекле датага багышлап, “Хәтер бизәге” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәнең беренче өлеше авыл китапханәсендә башланып китте.
-
Сугышлы мәктәбе музее Газинур Гафиатуллин истәлеген саклый. Якташыбыз өчен тавыш бирүдә катнашыйк
Татарстанда танылган якташлар өчен тавыш бирү дәвам итә. Лениногорск районын Советлар союзы Герое Газинур Гафиатуллин тәкъдим итә.
-
Чаллыда суд дүрт баланы газаплауда шикләнелгән ир-атны кулга алган
Чаллыда суд дүрт кечкенә баланы җәзалауда шикләнеп 25 яшьлек ир-атны сак астына алды.
-
Табиб ялларда йокы туйдыру тәртибе турында сөйләде
Йокы кытлыгы булмасын өчен, графикны сакларга һәм ялларда аннан тайпылмаска кирәк. Бу хакта РИА Новости Россия сомнологлар җәмгыяте президенты, медицина фәннәре докторы, профессор Роман Бузунов сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Гашыйклар көне белән котлады
ТР Президенты социаль челтәрләрдә Гашыйклар Көне уңаеннан ике йөрәк белән бизәлгән фото урнаштырды.
-
Лениногорскида әфганчылар хөрмәтенә митинг узачак
Шимбә, 15 февраль - Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 31 ел була. Шул уңайдан, шәһәрдә митинг узачак.
-
Лениногорскилылар эш урыннары ярминкәсендә эш табарга тырышты
Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә эш урыннары ярминкәсе узды.
-
Рөстәм Нәбиев Варшавадан күңелле хәбәр белән уртаклаша
Хәрби хезмәттә вакытта фаҗига нәтиҗәсендә ике аягын да югалткан, бүгенге көндә блогер буларак танылган Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев Варшавадан сөенечле хәбәр белән уртаклаша. Аны апрель аенда Американың Оклахома штатына чакырып, бушка реабилитация үтәргә һәм яңа протезлар ясарга тәкъдим иткәннәр.
-
Рөстәм Миңнеханов Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан инвалидларга машина ачкычлары тапшырачак
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстан территориясендәге сугышларда үзләрен күрсәткән сугышчы-интернационалистларга бүләкләр тапшырачак.
-
Россиядә көндез тавышланган өчен штраф санкцияләре кертергә тәкъдим итәләр
Россиядә 13.00-15.00 һәм 19.00-9.00 сәгатьләрдә, шулай ук якшәмбе һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә тавышланган өчен штраф санкцияләре кертергә тәкъдим итәләр. Бу хакта «Известия» газетасы Административ хокук бозулар кодексы проектына төзәтмәләргә (аларны Федерация Советы Юстиция министрлыгына юлларга ниятли) сылтама белән хәбәр итә.