Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Гашыйклар көне белән котлады
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Гашыйклар көне белән котлады

ТР Президенты социаль челтәрләрдә Гашыйклар Көне уңаеннан ике йөрәк белән бизәлгән фото урнаштырды.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын «ВКонтакте», Instagram һәм Twitter социаль челтәрләрендә Гашыйклар көне белән котлады.

Ул ике йөрәк белән бизәлгән, «Мәхәббәт ул...һәр иртә янәшә булу» дигән язма белән фото урнаштырды.

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев