14 март 2013 яңалыклары
-
“Заман сулышы”на ташламалы язылу бара
Хөрмәтле укучыларыбыз! 1 апрельдән газет-журналларга язылу бәясе арта (15 проценттан артыграк). 31 мартка кадәр «Заман сулышы»на элеккеге бәядән язылырга тәкъдим итәбез: 256 сум 98 тиен. Ике атна вакыт бар. Почта бүлекчәләренә яисә хат ташучыларга мөрәҗәгать итегез.
-
Лениногорск нефть музеенда үзенчәлекле күргәзмә
Нефть музеенда якташыбыз, Мәскәү рәссамы Ринат Әкълимовның картиналар күргәзмәсе ачылды. Ринат Әкълимов - Әкълим Мөхәммәтҗанов, заманында "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы булып эшләп, соңыннан СССРның нефть һәм газ промышленносте министры урынбасары булган танылган шәхеснең улы. Рәссам Лениногорскида туган. Башлангыч белемне шәһәрдә алса, урта сыйныфлар Әлмәт, өлкән сыйныфлар Баулы шәһәр мәктәпләрендә үтә. Бик...
-
Лениногорскида яшәүче Гөлсем апа 90 яшен тутырды
Шушы көннәрдә "Заман сулышы" газетының тугры укучысы Гөлсем апа Гыймаева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әби, шөкер, үз аягында йөри, җир җимертеп эшли, бәйли, тегә. (Тулырак язма газетыбызның 15 нче март санында).
-
Миләүшә ИДИЯТОВА: “Җырлы язымда калам”
Аның янында утырган кеше үзе дә сизмәстән көйли башлый, чөнки аңардан шулхәтле көчле моң бөркелеп тора. Сөйләгән сүзләре дә ноталар өстендә биешкән хәрефләр кебек. Сүзем - Шамил Бикчурин премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Лениногорск-Шөгер төбәгенең моңлы сандугачы Миләүшә Идиятова турында. - Миләүшә Исхаковна, җыр-моң дөньясына килеп кермәгән булсагыз, нинди...
-
Лениногорск язучылары иҗаты – төп ярдәмчебез
Укыту программаларына милли-региональ компонент кертү балаларга туган як турында мәгълүмат бирә, халкыбызның гореф-гадәтләре, төбәгебез язучылары, сәнгать кешеләре белән таныштыра, милли үзаңны үстерә. Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары арасында ана телен үзләштерү дәрәҗәсе төрлечә. Гаиләдә татарча аралашмаган бала өчен мәктәпкә килү белән программада куелган бөтен таләпләргә дә җавап бирү мөмкин түгел....
-
Шигырь дә, әкият тә
Редакциягә шәһәребезнең 4 нче мәктәбендә укучы балаларның иҗат җимешләрен алып килделәр. Шактый гына уңышлы килеп чыккан шигырьләр, чәчмә әсәрләр бар. Ә иң әһәмиятлесе: укучылар тормыштагы хәлләргә үз мөнәсәбәтләрен белдергән, бераз шаяртыбрак язылганнары да бар. Берничәсен газетыбызда бастырып чыгарырга булдык. Яз килә Кошлар кайта ераклардан, Кар чишмә булып ага. Әнидәй җылы...
-
Шигырь дә, әкият тә
Редакциягә шәһәребезнең 4 нче мәктәбендә укучы балаларның иҗат җимешләрен алып килделәр. Шактый гына уңышлы килеп чыккан шигырьләр, чәчмә әсәрләр бар. Ә иң әһәмиятлесе: укучылар тормыштагы хәлләргә үз мөнәсәбәтләрен белдергән, бераз шаяртыбрак язылганнары да бар. Берничәсен газетыбызда бастырып чыгарырга булдык. Яз килә Кошлар кайта ераклардан, Кар чишмә булып ага. Әнидәй җылы...
-
Лениногорск моржлары алтын медаль яулады
Әлмәттә кышкы йөзү (моржлар ярышы) буенча үткән ачык Чемпионаттан якташларыбыз алтын медаль яулап кайтты. Анда Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Самара, Пермь, Ульяновск, Әлмәт һәм Лениногорск шәһәреннән килгән йөзүчеләр көч сынашты. 50 метрлы дистанциядә - Кристина Бормотова, Илфат Абдиев, Людмила Соколова көмеш медальгә лаек булды. Ә 300 метрлы дистанциядә лениногорскилы Рафаэль Әскаров...