Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Шигырь дә, әкият тә

Редакциягә шәһәребезнең 4 нче мәктәбендә укучы балаларның иҗат җимешләрен алып килделәр. Шактый гына уңышлы килеп чыккан шигырьләр, чәчмә әсәрләр бар. Ә иң әһәмиятлесе: укучылар тормыштагы хәлләргә үз мөнәсәбәтләрен белдергән, бераз шаяртыбрак язылганнары да бар. Берничәсен газетыбызда бастырып чыгарырга булдык. Яз килә Кошлар кайта ераклардан, Кар чишмә булып ага. Әнидәй җылы...

Редакциягә шәһәребезнең 4 нче мәктәбендә укучы балаларның иҗат җимешләрен алып килделәр. Шактый гына уңышлы килеп чыккан шигырьләр, чәчмә әсәрләр бар. Ә иң әһәмиятлесе: укучылар тормыштагы хәлләргә үз мөнәсәбәтләрен белдергән, бераз шаяртыбрак язылганнары да бар. Берничәсен газетыбызда бастырып чыгарырга булдык.
Яз килә
Кошлар кайта ераклардан,
Кар чишмә булып ага.
Әнидәй җылы кояшкай,
Безгә карап елмая.
Көннәр озын, төннәр кыска -
Кояш безгә елмая.
Нечкә сабакларын сузып,
Калкадыр умырзая.
Ак бүрекләрен салып,
Агачлар бөреләнә.
Бераз вакытлар узгач,
Җир өсте яшелләнә.
Роман ЗРУЛЛИН, VII сыйныф укучысы
Рәшит абый
Мин дүртенчедә укыймын,
Тик әни өчен сабый.
Синең шагыйрь икәнлекне,
Мин беләм, Рәшит абый.
Синең төсле абыйларны,
Белми яшәү ояттыр.
Син барында чәчәк атты,
Тауга менде театр.
Чын шигырьгә сусаганнар,
Китабыңны карасын.
Безнең заманны җитәкләп,
Киләчәккә барасы.
Мин дүртенчедә укыймын,
Тик әти-әнигә сабый.
Халкым дип яшәгәннәр,
Онытмый сине, Рәшит абый.
Динар СИТДЫЙКОВ, IV "Б" сыйныфы укучысы
Сабан туе
Бик матур җәй аенда,
Бездә Сабантуй була.
Кояш көлә, кошлар сайрый,
Урманда шул чагында.
Сабантуй дип язылган,
Биек капка башына.
Олысы, бала-чагасы,
Бар да шунда ашыга.
Сыздырып гармун уйнауга,
Кызлар чыга биергә.
Мәйданда абый көрәшә,
Тәкә эләктерергә.
Әнә атлар чабыша,
Уздырып берсен-берсе.
Киң мәйданга очып керә,
Алдан иң беренчесе.
Кызыклар бик күп анда,
Уйлап тапканнар кайдан?
Апа кашыкка салып,
Зур бер йомырка капкан
Йомыркасы селкенә,
Селкенгәч, апа көлә.
Көлгәч, төшеп ватыла:
Чыдап булмый бу хәлгә.
Кайтасы да килми аннан,
Кич бүген бик тиз булды.
Без кайтырга чыккан чакта,
Сәгать җидене сукты.
Камилә ХӘЙРТДИНОВА, VIII сыйныф укучысы
Әниемә
Мин бишлеләр алып кайтам,
Әнием бик сөенә.
Үзе төсле исеме дә,
Бик матур бит - Гөлсинә.
Әни дигән изге бер сүз,
Сагышларны тарата.
Апамны да һәм мине дә,
Әни өзелеп ярата.
Диана ГАЙФУЛЛИНА, VII сыйныф укучысы
Ябалак
Шундый матур ябалак,
Күрдем урманда берчак.
Көндезен ул өнендә,
Ә төннәрен гел эштә.
Аулый тычкан ишене,
Саклый безнең басуны.
Фиалка ГОМӘРОВА, VII сыйныф укучысы
Куян
Куянкаем, әй куян
Нигә син куркак?
Куянкаем, әй куян
Нигә син йомшак?
Куянкаем, әй куян
Нигә син уяу?
Куянкаем, әй куян
Нигә син көлсу?
Куянкаем, әй куян
Нигә син моңсу?
Тимур ГАЛЛӘМОВ, V сыйныф укучысы
Яклаучы Шүрәле
(Әкият)
Борын заманда булган бу хәл. Лениногорск шәһәренең калын булмаган урманында яшәгәннәр ди, әни куян белән аның уңган малае Йонлач. Алар тырыш булган, кеше әйберенә тимәгәннәр. Урман аланында кечкенә генә бакча үстергәннәр. Анда кыяр, кишер, кәбестә утыртканнар. Күршеләрендә генә аю яшәгән. Ул эшләргә бер дә теләмәгән, ә тәмле ашарга яраткан. Куяннарны урман җәнлекләре хөрмәт иткән, ялкау аюдан көлгәннәр. Бу күренеш аюга бер дә ошамаган һәм ул куяннардан үч алмакчы булган. Аларның бакчаларына кереп, яшелчәләрен йолкып аткан, түтәлләрне таптап бетергән. Куяннар бик кайгырган, ярдәм сорап Шүрәле янына барганнар.
- И Шүрәле, зинһар, ярдәм ит безгә, коткар син безне явыз аюдан, хөкем ит син аны, - дигән әни куян.
Шүрәленең бу хәлгә ачуы чыккан һәм:
- Кайда ул явыз? Хәзер кытыклыйм мин аны, аннары ул акылга утырыр! Көчсезләрне бүтән кыерсытмас!
Бу сүзләрне җил аюга алып киткән. Ул Шүрәледән бик курыккан, хәтта куркуыннан Чирмешән урманына ук качкан, ди. Ә куяннар бик матур итеп яшиләр, имеш.
Алсу МОРТАЗИНА, III "А" сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь

2
X