14 апрель 2020 яңалыклары
-
Лениногорск районында #Мы Вместе төбәк волонтерлык акциясе штабы эшли
Акция кысаларында коронавирус инфекциясе тарату чорында өлкән яшьтәге кешеләргә һәм аз хәрәкәтле гражданнарга медикаментлар, продуктлар һәм беренче ихтыяҗ предметлары сатып алуда ярдәм күрсәтелә.
-
Патяшина: Изоляция режимын бозу коронавирус йоктыручылар санын кискен арттырачак
Татарстанлыларга изоляция режимын төгәл үтәргә һәм өлкәннәр белән контактларны мөмкин кадәр чикләргә кирәк. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
-
Быел Татарстанда урманнар ике тапкыр күбрәк торгызылачак
2024 елга юкка чыккан урманнар урынына яңаларын торгызуны 100 процентка җиткерү максаты тора.
-
Минтимер Шәймиев Конституциягә төзәтмәләр кертү турында: гражданнарның телләргә булган хокукларын төгәл язарга кирәк
Тел мәсьәләсен илнең төп законында беркетү Россия халыклары арасында тигез хокуклылык һәм хөрмәт тәэмин итәчәк.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда чәчтарашханәләрне ачу мөмкинлеген өйрәнергә кушты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинага санитар-эпидемиология таләпләрен төгәл үтәгән хәлдә чәчтарашханәләр эшчәнлеген яңадан башлау мөмкинлеген өйрәнергә кушты.
-
Лениногорск кешесе карантинны бозган өчен штрафка тартылган
39 яшьлек ир-ат чит илдән кайткач, ике атна өендә карантинда торырга тиеш була.
-
Районда иң беренчеләрдән булып язгы чәчүне “Маркс” хуҗалыгы башлады
“Маркс” хуҗалыгы язгы чәчүне иң беренчеләрдән булыр башлау традициясен быел да бозмады.
-
Татарстанга Мәскәү һәм Петербургтан килүчеләргә мәҗбүри изоляция билгеләнә
14 апрельдән башлап ике башкаладан республика территориясенә килгән кешеләрнең барысы да 14 көн дәвамында өйдә утырырга тиеш
-
Татарстанда Covid-19 сәбәпле храмнарга керү рәсми тыелды
Чикләү чарасы санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы гамәлдә булачак.
-
Дачага ике тапкыр бару өчен дүрт СМС-пропуск алу тәртибен аңлаттылар
Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү чорында смс-пропуск буенча дачага бару рөхсәт ителгән санны чикләделәр. Республика халкы атнага ике тапкыр шәһәр читендәге йортына бара ала, моның өчен дүрт СМС-рөхсәт алырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Лениногорскида урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлекне тикшерделәр
Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов безнең униципаль районга эшлекле сәфәр кылды. Анда ул 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлеген бәяләде. Аны муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Сергей Тимаков һәм «Лениногорск урманчылыгы» җитәкче-урманчысы Александр Степанов озата йөрде.
-
COVID-19 турындагы мифлар: коронавирус кибеттән сатып алган ризыклар аша йогамы?
COVID-19 инфекциясе ризыклар аша йокмый, шуңа күрә кибет-рестораннардан ризык китереп бирү хезмәтләренә шикләнәсе юк. АКШның Огайо университеты хезмәткәре Санджа Илич MedicalXpress басмасына шулай дип белдергән. “Коронавирус ашказаны-эчәк авыруы булып тормый, инфекция ризыкта үрчеми”, – дигән ул.