Дачага ике тапкыр бару өчен дүрт СМС-пропуск алу тәртибен аңлаттылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Дачага ике тапкыр бару өчен дүрт СМС-пропуск алу тәртибен аңлаттылар

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү чорында смс-пропуск буенча дачага бару рөхсәт ителгән санны чикләделәр. Республика халкы атнага ике тапкыр шәһәр читендәге йортына бара ала, моның өчен дүрт СМС-рөхсәт алырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«Дачага ике тапкыр бару өчен дүрт СМС-рөхсәт кирәк, һәр якка бару өчен бер рөхсәт алу күздә тотыла», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Элегрәк үз-үзеңне изоляцияләү вакытында татарстанлыларның СМС-рөхсәтләрне дачага чыгу өчен еш рәсмиләштерүләре мәгълүм булган иде. Республика оператив штабы СМС-пропусклар системасына кайбер гражданнар тарафыннан сервистан кирәгеннән артык файдалану аркасында төзәтмәләр кертте.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев