14 октябрь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскидагы эш урыннары исемлеге белән танышыгыз
Лениногорск мәшгульлек үзәгендә бүгенге көндә менә нинди вакансияләр бар. Танышыгыз, бәлки, сезгә ошаганы да булыр. │ Профессия │ │ДВОРНИК │ 1│ │ДВОРНИК │ 1│ │РАБОЧИЙ СКЛАДА │ 1│ │ВРАЧ-ЭНДОКРИНОЛОГ │ 1│ │ВРАЧ │ 1│ │ВРАЧ ОБЩЕЙ ПРАКТИКИ (СЕМЕЙНЫЙ) │ 1│ │СЛЕСАРЬ-САНТЕХНИК │ 1│ │УПАКОВЩИК │ 1│ │ПОДСОБНЫЙ РАБОЧИЙ │ 1│...
-
Якташыбыз Әнвәр абый Шәриповка 75 яшь тулды. Котлыйбыз!
Зәй-Каратай авылында туып үскән Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәриповка шушы көннәрдә 75 тулды. Ул - әдәбият галиме, шагыйрь, профессор, шактый гына фәнни хезмәтләр, шигъри җыентыклар авторы. Әнвәр абый! Туган көнегез белән котлап, сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗат уңышлары телибез.
-
Лениногорскида иртәгә ярминкә була
15 октябрь - шимбә көнне Үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак. Районыбызның авыл хуҗалыгы пердприятиеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән продукцияне базар бәясеннән арзанрак сатачак. Иртәнге сәгать 8 дә башлана.
-
2017 елга ана капиталының күләме билгеле
Ул киләсе елда 453 026 сум тәшкил итәчәк. Бюджетка кертелгән үзгәрешләр әнә шул хакта сөйли. Бу сумма 2018 һәм 2019 ел буена да сакланыр дип планлаштырыла. Шулай итеп, ана капиталының күләме якындагы елда шулай ук үзгәрешсез калачак. Соңгы тапкыр икенче һәм аннан соңгы туган балалар өчен бер тапкыр бирелә торган...
-
Бердәм мәктәп формасы булырмы?
Тиздән ил күләмендә бердәм мәктәп формасы барлыкка килергә мөмкин. Җиңел сәнәгать тармагында эшләүчеләр фикеренчә, бүген әлеге төр өс киеменең сыйфаты аксый. Нәтиҗәдә таякның авыр башы әти-әниләр кесәсенә төшә. Россиядә мәктәп формасының сыйфатына бәйле рәвештә бердәм таләпләр булырга тиеш. Җитештерүчеләр моны закон белән беркетергә тәкъдим иткән. Бу хакта илнең Текстиль һәм...
-
Йөрәк авыруларыннан дәва табылган
Бу хәбәрне һәркем белергә тиеш ди табиблар. Йөрәк авыруларына китергән төп сәбәпләрнең берсе диеп галимнәр физик йөкләнешнең җитешмәвен атыйлар. Бу хәтта симерүгә караганда да куркынычрак икән. Утырып эшли торган көндәлек эш, җәяү йөрмәү һәм спорт белән дуслык булмау нәкъ менә йөрәк-кан тамылары системасының эшчәнлеге бозылуга китерә дә. Сәбәбе ачыклангач дәвасы...
-
Якшәмбе төнендә айны күзәтергә онытмагыз!
Ай елга берничә тапкыр Җиргә якынаеп, гадәттәгедән яктырак һәм зуррак булып күренә. Быел ул беренче тапкыр 16 октябрьдә, якшәмбе төнендә шулай булачак. Русчалатып әйтсәк, "суперлуние" вакытында айның матурлыгына болытсыз көндә хозурланып булачак. Дөрес, синоптиклар у16 октябрьгә болытлы һава торышы фаразлый. Галимнәр, айның мондый халәте уртача 144 көнгә бер тапкыр кабатлана,...
-
Лениногорскилылар, өмәгә чыгыгыз
15 октябрь көнне шәһәрдә шимбә өмәсе үткәрелә. Лениногорскилыларны тротуарларны, урамнарны, паркларны җыештырырга чакырабыз, - дип хәбәр итә Лениногорскиның муниципаль районы сайты.
-
Ишеттегезме: Чирмешәндә бәрәңге елга ике тапкыр өлгерә
Быел йорт каршындагы бакчада, бер урында ике тапкыр уңыш җыярга насыйп булды. Башта суган үскән туфракка 21нче июльдә бәрәңге орлыклары "төртеп" куйдык. Гади орлык бәрәңгесе бераз үргән иде, шуңа күрә 10 көннән баш та чыгардылар. Эссе булганга, җәен нык кыздырды бит, сабаклар тиз үсте. Су да сипкәләп тору ярагандыр. Соңрак,...
-
Лениногорскида бүген һава торышы нинди булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 14 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада урыны белән яңгыр һәм җепшек кар яву ихтималы саклана. Төньяк-көнбатыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 2 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын. Көндез республикада...
-
Хәерле җомга иртәсе белән!