Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Йөрәк авыруларыннан дәва табылган

Бу хәбәрне һәркем белергә тиеш ди табиблар. Йөрәк авыруларына китергән төп сәбәпләрнең берсе диеп галимнәр физик йөкләнешнең җитешмәвен атыйлар. Бу хәтта симерүгә караганда да куркынычрак икән. Утырып эшли торган көндәлек эш, җәяү йөрмәү һәм спорт белән дуслык булмау нәкъ менә йөрәк-кан тамылары системасының эшчәнлеге бозылуга китерә дә. Сәбәбе ачыклангач дәвасы...

Бу хәбәрне һәркем белергә тиеш ди табиблар.


Йөрәк авыруларына китергән төп сәбәпләрнең берсе диеп галимнәр физик йөкләнешнең җитешмәвен атыйлар. Бу хәтта симерүгә караганда да куркынычрак икән. Утырып эшли торган көндәлек эш, җәяү йөрмәү һәм спорт белән дуслык булмау нәкъ менә йөрәк-кан тамылары системасының эшчәнлеге бозылуга китерә дә. Сәбәбе ачыклангач дәвасы да нибары даими физик күнегүләргә бәйле икәнен чамалагансыздыр. Шулар арасында иң әйбәте - велосипедта йөрү. Бу шөгыль сәламәтлекне ныгытуга, тынычландыруга, шулай итеп иммун системасының эшчәнлеген яхшыртуга китерә. Ә иң кызыклысы - ул йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмый калырга ярдәм итә ди. Пердью университеты белгечләре исбат иткәнчә, велосипедта даими йөргән кешедә йөрәк авыруларыннан үлеп китү куркынычы бермә-бер кими ди. Аның өчен көнгә 20 минут йөрү дә җитә икән.

http://almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев