14 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Лениногоскида язучы Рәмзия Габделхакованың иҗат кичәсе үтте
Лениногорск Мәдәният сараеда язучы, шагыйрә Рәмзия Габделхакованың иҗат кичәсе булып үтте. "Көзләрдә дә якты көннәр бар " дип атала иде ул.Үзе ул бу турыда: - Туган көнемә көннәр бераз матураер, кояш чыгар, бәлки әле кар төшәр, дип көттем. Тик көткәнем булмады, ә бүген сез миңа кояш бүләк иттегез. Иң мөһиме:...
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек уңаеннан форум
Бүген шәһәребез Мәдәният сараенда "Бөек Җиңүнең 70 еллыгы истәлегенә безнең эстафета" дигән форум узды. Аны оештыручы - район һәм шәһәр ветераннар советы. Форумда район башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясап, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә киң колачлы эш алып барганнары өчен өлкән буын вәкилләренә, сугышта катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Республика ветераннар соеты рәисе...
-
Яшь мисслар бездә үсә
Казан шәһәрендә узган "Супермодель-2014" бәйгесендә безнең яшь гүзәлләр уңышлы чыгыш ясаган. Республиканың барлык шәһәрләреннән килгән кызларны таләпчән жюри чибәрлегенә, сәхнәдә үз-үзен тотышына, күрсәтә белүенә карап бәя биргән. Шулай итеп, лениногорскилылардан 10 яшьлек Юлия Давитова "Мисс талант", ә 12 яшьлек Алисә Хәбибрахманова "Мисс сөйкемлелек" номинацияләрендә җиңүче дип табылган.
-
Лениногорскида “Бердәм консультация көне”үтә
20 ноябрьдә, республика буенча Росреестр идарәсе оешуның 5 еллыгы уңаеннан, Лениногорск бүлеге "Бердәм консультация көне" үткәрә. Анда кадастр, җир һәи мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы, салым инспекциясе, пенсия фонды, күп функцияле үзәк вәкилләре катнаша. Адресы: Лениногорск шәһәре, Тукай урамы, 7 нче йорт.