Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек уңаеннан форум

Бүген шәһәребез Мәдәният сараенда "Бөек Җиңүнең 70 еллыгы истәлегенә безнең эстафета" дигән форум узды. Аны оештыручы - район һәм шәһәр ветераннар советы. Форумда район башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясап, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә киң колачлы эш алып барганнары өчен өлкән буын вәкилләренә, сугышта катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Республика ветераннар соеты рәисе...

Бүген шәһәребез Мәдәният сараенда "Бөек Җиңүнең 70 еллыгы истәлегенә безнең эстафета" дигән форум узды.


Аны оештыручы - район һәм шәһәр ветераннар советы. Форумда район башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясап, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә киң колачлы эш алып барганнары өчен өлкән буын вәкилләренә, сугышта катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Республика ветераннар соеты рәисе Хәбир Иштирәков, республика сугыш ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев Лениногорскида алып барылган патриотик тәрбияне, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлекне уңай яктан бәяләделәр, әлеге эштә аеруча активларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Хәзерге вакытта исән булган бердәнбер Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та сәхнәдә чыгыш ясады. Ул үзен иң яшь Советлар Союзы Герое дип атады, чөнки бу исем бирелгәндә аңа бары 17 яшь кенә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: форум