14 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Яңа елда һава торышы ничек булачак?
Синоптиклар салкыннарга әзерләнергә киңәш итә. Яңа ел төнендә шактый суык булыр, диләр алар.
-
Махсус салоннарга йөрмичә генә чәчләрне тәрбияләү ысуллары [киңәш]
Әбиләрегез сөйләгәннән ишеткәнегез бар идеме икән, Совет заманында чәчне 2 атнага бер юганнар ди, имеш. Ә атна саен юу артык еш дип саналган. Хәзерге шампуньнар белән көн саен юарга да була. Вәгъдә ителгәнчә, алар чәчне саклый, ныгыта, үз төсен тагын да матурлата, буялган булса төсен саклый.
-
Булачак пенсияне ничек исәпләргә
Пенсия фонды сайтында булачак пенсияне исәпләүнең берничә юлы тәкъдим ителә.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан аэропортларына Тукай һәм Лемаев исемнәрен бирергә чакыра
Тукай - бөек шагыйрь һәм татар мәдәниятенең символы, дип мөрәҗәгать итә Президент социаль челтәрдәге аккаунтында.
-
Бүген төнлә Татарстанда салкын булачак
Республикада төнлә һава температурасы 17 градуска кадәр төшәчәк.
-
Лениногорскида "Җәлил укулары" узды (ФОТОЛАР)
Бүген шәһәребезнең Мәдәният сараенда "Җәлил укулары"ның район этабы узды.
-
Быел Татарстанның барлык авыл полиция участокларын автомобильле иткәннәр
Авыл участок полициясенә хезмәт автомобиле җирле халык хәбәрләренә һәм шикаятьләренә оператив бару өчен кирәк.
-
Татарстанда ел ахырына төбәкне үстерү буенча 12 юнәлештә проектлар булдырылачак
Татарстан Хөкүмәтендә һәр юнәлеш буенча җаваплы кешеләр беркетелгән.
-
Республика газеты яза: Эшләде. Көрәште. Яратты
Якшәмбе көнне Казанның Арча кыры зиратында күренекле тарихчы Әгъдәс Борһановны ахирәткә озаттылар. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга хәләл җефете, балалары, оныклары, хезмәттәшләре, шәкертләре килгән иде. Кордашлары дип тә өстәр идем. “Озын-озак яшәүнең бер читен ягы бар: бергәләп хезмәт юлы башлаганнарның күбесе мәңгелек йортта инде”, – диләр. ( Ватаным Татарстан, Рәшит Минһаҗ)
-
Татарстанда коммуналь түләүләр өчен субсидия арта. Тик барысы өчен дә түгел
Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләр өчен түләүнең төбәк стандартын 20 процентка кадәр киметәләр.
-
Эксперт: Үзара салым механизмы акчаны кешеләр өчен мөһим эшләр башкарырга юнәлдерә
Татарстанда халыкның һәр сумына дәүләт дүрт сум өсти торган искиткеч практика гамәлдә, ди Виталий Сергеев.
-
Лениногорскида яшәүче Мөхәммәдҗановлар гаиләсе Бриллиант туйларын билгеләп үтә
Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар,оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет. Лениногорскида яшәүче Зәкия апа белән Харис абый Мөхәммәдҗановлар гаиләсе дә күп елларны бергә яшәүне- зур бәхет, дип саный.
-
Ә сез кыяр тозлыгын нишләтәсез?..
Кайбер хуҗабикәләр аш-су әзерләгәндә кыяр тозлыгын (рассол) куллануны кирәк тапмый, түгә. Ә юкка. Кыяр тозлыгыннан печенье пешерергә, кляр ясарга мөмкин, аеруча тозлыкта торган ит тәмле булып пешәчәк.
-
Лениногорскида 10нчы пар игезәкләр туды
Бу хакта Лениногорск ЗАГС бүлеге хәбәр итә.
-
Пенсия фонды Skypе аша консультация бирәчәк
15 ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Пенсия фонды түләүләр, индексация һәм пенсияне яңадан исәпләү буенча җавап бирәчәк.