Республика газеты яза: Эшләде. Көрәште. Яратты
Якшәмбе көнне Казанның Арча кыры зиратында күренекле тарихчы Әгъдәс Борһановны ахирәткә озаттылар. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга хәләл җефете, балалары, оныклары, хезмәттәшләре, шәкертләре килгән иде. Кордашлары дип тә өстәр идем. “Озын-озак яшәүнең бер читен ягы бар: бергәләп хезмәт юлы башлаганнарның күбесе мәңгелек йортта инде”, – диләр. ( Ватаным Татарстан, Рәшит Минһаҗ)
Әгъдәс ага 1920 елгы, күпне күргән, күпне кичергән олуг шәхес иде. Татар тарихында шактый яхшы билгеле булган Лениногорск районының Әби-Сарабиккол авылында туа ул. Әмма урта белемне Бөгелмәдә ала. Күмәкләштерү, халык дошманнары эзләү шаукымы, Борһановлар нәселенә дә тигән, диләр. Әтисе Хөсәен абыйны, нахак гаеп тагып, “халык дошманы” дип кулга алалар. Шуңа күрә аның авылдашларына бераз үпкәсе дә кала. Озак кына туган җирен кайтып күрмәве дә шуңа бәйле, күрәсең.
Әгъдәс аганы бик затлы нәселдән, суфи шагыйребез Мәүлә Колый шәҗәрәсеннән, аның унберенче буын дәвамчысы, диләр. Әмма туганнарының сөйләвенчә, мәктәпкә олтанлы итек киеп барырга мәҗбүр була ул. Гаҗәп тә түгел, юклык заманы. Хәер, шушы олтанлы итек зәмһәрир суыклардан коткарып кала да инде. Сугыш алды елларындагы ачлыктан, юклыктан котылуның яхшы юлы булыр дип, өлкәннәрнең фатихасы белән Үзбәкстанга барып чыга ул. Килеп урнашуга, мал табибын җирле ветеринария идарәсе башлыгы итеп билгеләп куялар. Моңарчы эшләгәнен тилчә чире таралуга юл куйган дип хөкем иткән булалар. Ходайның рәхмәте белән тилчә зәхмәтен җиңүгә, бетерүгә ирешә яшь табиб. Суфилар нәселеннән булуына тагын бер мисал. Бөек Ватан сугышы башлана. Ул вакытта Владивосток шәһәре тулаем диярлек агач бина-йортлардан гыйбарәт. Барча каланы диярлек ут-янгын чолгап ала. Документларын алырга кайткан яшь лейтенант, бетүем шушы икән, дип гасабиланып кала. Шул вакытта могҗизаи хәл була: ут-янгын эчендә юл ачыла, шул юлдан чыгып, суфи оныгы котыла. Әгъдәс ага тормышында мондый очраклар шактый күп булган икән. Һәрхәлдә докторлык диссертациясен расламыйча, озак еллар теңкәсенә тисәләр дә, тоткан юлыннан, кыйбласыннан читкә китми ул: гомере буе ерып чыккысыз вәзгыятьләр булмый; үзеңә тиешлесен эшлә, калганы тәкъдир кулында, дип яши.
Бу уңайдан туганнан туган сеңелкәше Саҗидә зиратта хушлашу вакытында: “Ул якты, затлы шәхес иде. Менә бүген – кояшлы, матур көн! Тамырларында суфилар каны акканын беләсез инде. Зур абыйның кабер ташына өч кенә сүз язарга мөмкин дисәләр, мин “Эшләде. Көрәште. Яратты” дип язарга тәкъдим итәр идем”, – дип белдерде.
Нишлисең, язмыштыр инде: Әгъдәс Борһановка гомеренең соңгы елларын һәм әйтергә кирәк, бәрәкәтле, нәтиҗәле елларын Мәскәүдә уздырырга туры килде. Бу уңайдан Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Вадим Хоменко хушлашкан вакытта: “Эшләгән эшенең кирәклеге, зарурлыгы нисбәтендә ул беркайчан да шикләнмәде. Тормышны бик яратучы, әйткән сүзеннән беркайчан да читкә тайпылмаучы, энергиясе ташып торган кеше иде ул. Шактый өлкән яшьтә булса да, әле дә зур ниятләр белән яшәде, һаман Казанга тартылды, чакырыгыз гына, кайтмыйча калмам, дип әйтеп торды. Чынлап та, беренче мөмкинлек булуга кайтты”, – дип белдерде. Соңрак, мәрхүмне озату мәҗлесендә дә шушындый бәя-сыйфатламалар күп яңгырады.
Тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков та галим хакында бик югары фикердә. “Мин Әгъдәс абыйны нигездә Мәскәү татары буларак беләм. Турыдан-туры ярып, маңгайга бәреп әйткәнгә, аны кайберәүләр яратып бетерми иде. Ул зур акыл иясе, әмма бераз хыялый иде, әйтик, кеше табигатен үзгәртергә теләде, тик бу бик читен эш. Ул Дәүләт Думасына кызыклы гына закон проектлары язып кертте. Андагы фикерләр безнең илдә кабул ителмәсә дә, мәсәлән, Балтыйк буе дәүләтләрендә тормышка ашырылды. Ул Татар конгрессын да тәнкыйть итә иде. Әмма хаклы булгач, аңа ничек үпкәлисең?! Ул – Мәскәүдәге татар зыялыларының лаеклы вәкиле иде”, – ди Дамир әфәнде.
– Әгәр ул Мәскәүгә китмәгән, Казанда калган булса, башкалабызда һичшиксез Әгъдәс Борһанов мәктәбе барлыкка килми калмас иде. Хәтта ул оеша да башлады. Әмма артка карап шуны әйтә алам: ул шартларда остазыбыз күтәргән идеяләрне тормышка ашырып булмый иде. Ул идеяләр яшәп килгән режим өчен шактый куркыныч тоелгандыр. Әгъдәс Хөсәенович заманны узып яшәде, – дип белдерде аның шәкерте, философ Владимир Бухараев.
Археолог Альберт Борханов та Әгъдәс Борһанов белән тыгыз аралашып яшәгән икән. “Аның белән бик күп конференцияләрдә бергә булырга, хәтта бер үк бүлмәдә яшәргә туры килде. Мин дә аны фикердәшем, остазым дип саныйм. Әгъдәс абый бик кунакчыл иде. Аның хакында истәлекләр чыгарсагыз, мин бик шатланып язмамны бирәчәкмен. Әле миндә аның басылмаган күләмле мәкаләләре дә бар”, – дип сөйләде ул.
Тарихчы, тюрколог Рафаэль Мөхәммәтдинов соңгы елларда интернетта Әгъдәс абый белән бик еш язышкан. “Мин аның белән соңгы 7-8 елда гына таныш булсам да, шәхес буларак сокланып, гаҗәпләнеп карый идем. Олы яшьтә булса да, тирән, зирәк фикерли иде ул. Миңа гына түгел, күпләргә үрнәк булды. Әле октябрь аенда күрешкәндә дә аек, кыю фикерләвенә исем китте. Ул бүгенгене, безнең илебезне генә түгел, бөтен дөньяны күз алдында тотып иҗат итте, кешелек җәмгыятен камилләштерергә хыялланды”, – дип хатирәләргә бирелде галим.
Менә шундый якты, затлы шәхесебез белән хушлаштык узган якшәмбе көнне.
Рәшит Минһаҗ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев