15 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида салкынайта
16 гыйнварда Лениногорскида температура көндез 15-16 градус салкын, төнлә - 24 градуска төшәчәк. 17 гыйнварда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән кар, буран.Төнлә һәм иртән температура 18-23 градус, ә аязганда 29 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Көндез 8-13 градус нульдән түбән булса, көнчыгыш районнарда 18 градус....
-
Лениногорск йортларында менә нинди белдерүләр барлыкка килде
-
Төркиядә “Ислам дәүләте” белән бәйләнешләрдә шикләнелеп тоткарланган татарстанлы иреккә чыгарылган
Төркиядә "Ислам дәүләте" белән бәйләнешләрдә (ИГ - Россия һәм башка кайбер илләрдә эшчәнлеге тыелган оешма) шикләнелеп тоткарланган россияле - Татарстанда туып үскән Айдар Сөләйманов иреккә чыгарылган. Бу хакта Анталья полициясенә сылтама белән "РИА "Новости" хәбәр итә. ММЧ мәгълүматларына караганда, аңа гаепләү белдерелмәгән. Искәртеп үтик: кичә РФ Тышкы эшләр министрлыгы рәсми...
-
Иске Куактагы фаҗига турында республика басмасы менә ни яза
Ике көн элек Лениногорск районында, барысын да бер табутка салып, алты мәет җирләделәр. Иске Куак авылында 9 гыйнварга каршы төндә килеп чыккан янгын бөтен республиканы тетрәндерде. Никадәр генә хаталарны төзәтергә тырышсак та, гомерләр өзелә, гаиләләр яшь түгә. Бу хәлдән башкалар сабак алсын иде. Кеше көлдермәделәр Янгында алты кеше һәлак булды....
-
Иске Куакта янгында гаиләсен югалткан малай тәрбиягә үз әтисенә тапшырылган
Иске Куак авыл җирлеге территориясендәге шәхси йортта чыккан янгында гаиләсе һәлак булган малай тәрбиягә үз атасына бирелгән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина хәбәр иткән. "Баланың атасы табылды, моның белән кыенлыклар тумады - ул һәрвакыт алиментлар түләп барган булган. Бу аның ышанычлы булуын дәлилли",...
-
Лениногорскида ятимнәр фатирлы булды(фотолар)
Шәһәребездә бүген унбер ятимгә яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырылды. Алар Садовая 8"Б" йортында бер бүлмәле иркен фатирларда яшиячәк. Бу шатлыклы вакыйга белән район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков котлады, исән-сау булып, бәхетле яшәргә язсын дип теләде. Тантаналы рәвештә ачкычлар тапшырылганнан соң хуҗалар үзләренең фатирларына ашыкты. Тиз арада күчергә теләүләрен әйттеләр.
-
Коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәсәң пенилар исәпләнә
1 гыйнвардан илдә, шул исәптән Лениногорскида да, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр белән көрәшнең яңа ысулы кертелде. 30 көнгә кадәр түләүләрне тоткарлаучыларга пенилар исәпләнми, 30-90 көн түләмәгән очракта бурыч - 8 процентка, ә 90 көннән соң 17 процентка артачак. Быелдан 80 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүчеләрдән капремонтка кертем алынмаячак. 70 яшьтән...
-
Лениногорскига килгән циркның артистлары киткән, хайваннар калган(фотолар)
Яңа ел ялларында шәһәребезгә килгән цирк тирәсендә әллә нинди сәер хәлләр булып алды: тамашалар күрсәтелмәде, социаль челтәрләрдә һәм халык арасында төрле хәбәрләр таралды. Без моңа ачыклык кертергә булдык. Мәскәү циркы "Юбилейный"паркы тирәсендә урнашып, 30 декабрьдән 4 гыйнваргача акробат, жонглер, гимнастлар, клоун һәм төрле хайваннар катнашында тамаша күрсәтергә тиеш иде. Ял...
-
Ял көннәрендә тимераякта шуарга була
Шимбә, якшәмбе көннәрендә шәһәребезнең Боз сараена килеп тимераякта шуарга мөмкин. Шимбә 14.00-16.00 сәгатькә кадәр һәм 18.00-21.00 Якшәмбе - 13.00-17.00 һәм 18.00-21.00 сәгатькә кадәр.