Ике көн элек Лениногорск районында, барысын да бер табутка салып, алты мәет җирләделәр. Иске Куак авылында 9 гыйнварга каршы төндә килеп чыккан янгын бөтен республиканы тетрәндерде. Никадәр генә хаталарны төзәтергә тырышсак та, гомерләр өзелә, гаиләләр яшь түгә. Бу хәлдән башкалар сабак алсын иде.
Кеше көлдермәделәр
Янгында алты кеше һәлак булды....
Ике көн элек Лениногорск районында, барысын да бер табутка салып, алты мәет җирләделәр. Иске Куак авылында 9 гыйнварга каршы төндә килеп чыккан янгын бөтен республиканы тетрәндерде. Никадәр генә хаталарны төзәтергә тырышсак та, гомерләр өзелә, гаиләләр яшь түгә. Бу хәлдән башкалар сабак алсын иде.
Кеше көлдермәделәр
Янгында алты кеше һәлак булды. 27 яшьлек Ольга Журавлева үзенең биш баласы - 10 яшьлек Никита, 6 яшьлек Юлиана, 5 яшьлек Владимир, 2 яшьлек Маргарита, алты айлык Софья белән бергә янып үлде. Фаҗигадә гаилә башлыгы Сергей Федотов та зыян күргән. Тәненең 70 проценты пешкән ир-атка ике көн элек РКБда операция ясадылар. Табиблар өметле фаразлар бирергә ашыкмый. Интернет битләрендә Сергей Федотовның беренче никахыннан туган кызы Ксения кешеләрдән ярдәм сорый. "Әтием авыр хәлдә. Зинһар, ярдәм итегез", - ди ул.
Иске Куак авылында 347 хуҗалык бар. Авыл башлыгы булып 13 елдан артык Йосып Вәлиуллин эшли. "Бу гаилә турында начар сүз әйтә алмыйм. Ольга тәртипсез хатын түгел иде. Рус авылы булгач, монда эчмәгән кеше юк инде ул. Әмма аңа карап урамда исереп йөрүче, аунап ятучы очрамады. Гаилә башлыгы Сергей хастаханәдә машина йөртүче булып эшләде. Хатыны балалар белән өйдә утырды, - дип сөйли ул. - Ольганың беренче никахтан ике баласы бар иде. Ул кияүдән аерылып кайткач, Сергей белән яши башлады. Кеше көлдереп йөрмәделәр. Әмма исерткеч эчемлекләр белән дуслыклары бар иде. Шуның аркасында исәптә дә тордылар. Без аларга даими барып йөрдек. Социаль яклау бүлеге дә гел күзәтеп торды. Ике бала мәктәптә укый иде. Өс-башлары чиста булды, укуларын калдырмадылар. Яхшы юлга баскач, бу гаиләне исәптән төшерделәр".
Ольга үзе дә Иске Куак авылындагы мәктәптә укыган. Тугызынчы сыйныфтан соң, кыз Лениногорск шәһәрендә урнашкан һөнәри-техник училищега укырга керә. Биредә ул штукатур-маляр һөнәре үзләштерә башлый. Тик укып бетерә алмый - 17 яшендә үк кияүгә чыга. Беренче ире Әлмәт кешесе була. Әмма озак та үтми, яшь гаилә таркала. Ольга ике яшь баласы белән кабат Иске Куакка кайта. Әтисе Александр белән әнисе Галина кызларын какмыйлар, үзләре белән яшәтәләр. Ольга үзе дә ишле гаиләдә туган була. Аның тагын дүрт туганы бар."Икенче ире Сергей Ольгадан 20 яшкә олы да бит әле. Ул хатыны белән күптәннән аерылган иде. Ольга белән бергә яши башлагач та, ана капиталы акчасына авылда йорт сатып алдылар. Алты почмаклы гап-гади авыл йорты иде ул. Газ белән җылытыла торган", - дип сөйли авылдашлары.
Газны өзмәскә иде
Газны аерым телгә алуыбыз юктан түгел. Чөнки янгыннан соң менә шул турыда сүз күп булды. "2010 елны сатып алган бу йортта бер ел эчендә газ өчен 30 мең сум бурычы җыелган аларның. Менә шуны түли алмагач, алар Сергей Федотовның төп йортына күченделәр. Бу - 2012 ел иде. Гаилә бу йортка күчкәч тә, газ өчен түли алмады. Бер ел эчендә тагын бурыч җыйганнар. 16 мең сумнан артык әҗәтләре булганга күрә, бу юлы аларның газларын бөтенләй өзеп киттеләр", - ди Йосып әфәнде.
"Гаиләдә берсеннән-берсе кечкенә 6 бала бит. Нигә дип газны өзделәр икән? Без аларны начар гаилә дип әйтә алмыйбыз. Ишле булгач, ашау-эчү дә җитмәгәндер. Тик алар зарланмады. Барысы да тәртиптә иде. Ольганың әтисе Александр авырыбрак тора, әнисе әле дә фермада сыер сава. Кеше рәнҗетә торганнар түгел. Бу гаиләгә килгән фаҗигагә бик борчылабыз. Авыл халкын бер генә сорау борчый - газны ник өзгәннәр? Ник балалар турында уйлаучы булмаган?"- ди исемен әйтергә теләмәгән ханым.
Бу сорау күпләрне борчый. Шул исәптән тикшерүчеләрне дә. Тикшерү комитеты тарафыннан "Лениногорскгаз" берләшмәсенең әлегә ачыкланмаган хезмәткәрләренә карата РФ Җинаять кодексының 215.1 нче маддәсе 2 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Моннан тыш, Лениногорск районы башкарма комитеты, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район башкарма комитетының опека һәм тәрбия эшләре буенча секторының социаль яклау бүлеге, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче ачыкланмаган хезмәткәрләренә карата да РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 3 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү органнары тарафыннан ачыкланганча, кече яшьтәге 6 баласы булган сигез кешелек гаилә 50 квадрат метрлы агач йортта яшәгән. Ә торак мәйданы 20 квадрат метр гына булган. Бу тиешле социаль нормаларга туры килми. Алай гына да түгел, 2013 елның 12 августында, түләмәгән өчен, суд карарыннан башка гына йортка газ бирүне туктатканнар. Шуның аркасында йорттагылар электр җылыткычлары кулланырга, мичкә утын ягып җылытырга мәҗбүр булган.
Газны өзгәнче, ник балаларның язмышы турында уйламаганнар? Әнә шул сорауга да җавап эзләнә. "Безгә утын сорап килмәделәр. Газны өзгәч тә, кушсыннар диюче булмады. Үзебез гел күзәтү астында тоттык. Әмма алар өйләрен электр җиһазлары белән дә җылыткан. Әлегә утның нидән килеп чыкканы билгеле түгел. Тикшерү эшләре бара", - ди Йосып Вәлиуллин.
"Бөтен авыл елый..."
Ольганың әнисе Галина Михайловнаның бик авыр көннәре. Гомере буе колхозда бил бөккән ана балаларын кешедән ким-хур итеп үстермәгән. Әле дә кызына ярдәм итеп торган. Фаҗига буласы көнне дә оныгы Ильяны үзенә кунакка алган була. Шуның аркасында бала исән кала да. "Апабыз тыныч, акыллы иде. Балаларын да әйбәтләп карады. Бар җире тәртиптә иде аның. Без биш бала үстек. Газиз кешебезне югалту барыбыз өчен дә бик авыр. Аеруча әниебезгә бик читен. Бу хәсрәтне ничек кенә күтәрер?" - ди сеңлесе Алена. Туганнары исән калган энеләрен яратканнарын яшерми. Апаларының бердәнбер сабыен алар үзләре дә карап үстерергә әзер. Инде баланың язмышы ничек булыр? Сүз уңаеннан, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре Илья Журавлевка ярдәм итү йөзеннән аңа бер көнлек хезмәт хакын күчерергә булган.
"Оляны гел яхшы яктан гына искә алабыз. Без аның белән бик дус булдык, бергә уйнап үстек. Миңа Әлмәткә китәргә туры килде. Әмма аңа карап аралар суынмады. Авылга еш кайта идек. Оля беренче иреннән ике бала тапты да аерылып китте. Ә аннары Сергей белән яши башлады. Алар искиткеч пар иде. Бер-берләрен ярты сүздән аңлыйлар, беркайчан да ачуланышып тормадылар, - дип сөйли дуслары Ләлә. - Сергейның 7-8 мең сум хезмәт хакы, Оляның балаларга түләнелә торган 5600 сум пособиесе генә гаиләне алып барырга җитмәде. Әмма балаларның өс-башы бөтен, суыткычлары тулы ризык булды. Өйләрен кулдан ясалган җиһаз белән җылытканнар дип язалар. Дөрес түгел. Кибеттән алынган җылыткыч иде. Янгын турында да ике мәртәбә кисәтү булган, диләр. Булмады андый хәл. Оляны эчкән дип тә йөрәккә тоз салалар. Егылып эчә торган хатын түгел иде. Дөрес, бәйрәмнәрдә салгалады".
Йомгак
Шушы хәлдән соң Россия Президенты каршындагы балалар хокукларын яклау буенча вәкил Павел Астахов Лениногорск районында килеп чыккан фаҗига турында үз фикерен белдерде. "Тагын шул алкоголь һәм битарафлык... Коточкыч фаҗига. Хәзерге вакытта Татарстанда балалар хокукларын яклау буенча вәкил фаҗига сәбәпләрен ачыклауда катнаша. Исән калган балага ярдәм күрсәтелә", - диде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов янгын корбаннарының якыннарына кайгы уртаклашу белдерде һәм җирле үзидарә органнары белән социаль хезмәтләр гамәлләренә катгый бәя бирде. Моннан тыш, хокук саклау органнары белән координацион киңәшмәдә республика башлыгы Татарстан Хөкүмәте һәм хокук саклаучыларга фаҗиганең сәбәпләрен ачыкларга, тиешле чаралар кабул итәргә, шулай ук имин булмаган гаиләләр белән эшләүне камилләштерү, шул исәптән балаларга яшәү өчен шартлар тудыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләде. Рөстәм Миңнеханов, социаль яктан якланмаган гаиләләр, бигрәк тә балалар зыян күрмәсен өчен, җирле хакимият гаиләләрдәге хәлләрне белеп торырга, вакытында чарасын күрергә тиеш, диде.
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин исә республиканың һәр шәһәр һәм авылында янгынны кисәтүгә ютәлтелгән эш алып барырга кушкан. Моның белән шөгыльләнүче махсус төркемнәр булдырылачак. Алар 25 гыйнварга кадәр күпбалалы гаиләләргә, үзләре генә яшәүче әби-бабайларга янгын куркынычсызлыгы хакында аңлату эшләре алып барачак.
Лениногорск районында килеп чыккан фаҗигадән соң Россия Иҗтимагый палатасының куркынычсызлык комиссиясе рәисе урынбасары Дмитрий Чугунов Россия ТКХ һәм төзелеш министры Михаил Меньга бурычлары булган күп балалы һәм аз керемле кешеләрнең кыш айларында газын өзмәскә дигән тәкъдимен юллаган. Ул шулай ук әлеге гаиләләргә өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә тиешле ташламалар булдыруны да сораган.
Әлегә тикшерү эше бара. Бу фаҗига ни сәбәптән килеп чыккан? Әнә шул сорауга җавап эзлиләр. Сәбәбен дә, гаеплеләрне дә табарлар. Тик кем генә гаепле булмасын, төп сәбәп барыбер игътибарсызлык һәм битарафлыкка барып тоташа. Димәк, кемдер кайчандыр ярдәм итмәгән, һич югы, вакытында киңәшен бирмәгән.
("Ватаным Татарстан", /№ 4, 15.01.2016/)
Нет комментариев