15 март 2017 яңалыклары
-
Куакбаш авылы җирлеге башлыгын бүләкләделәр (фото)
Куакбаш авыл җирлеге "Көньяк-көнчыгыш төбәгендәге авылларда иң яхшы бизәлгән чыршы " бәйгесендә катнашкан булган. Шушы көннәрдә җирлек башлыгы Рушания Әхмәтҗановага диплом тапшырылды.
-
Лениногорск акробатлары Россия беренчелегендә катнашачак
Кировта акробатика буенча Идел буе Федераль округы беренчелеге Һәм Чемпионаты узды. Татарстан җыелма командасы составында Лениногорск акробатлары да чыгыш ясады. Безнең спортчылар Андрей Хәйретдинов белән Артем Иванов спорт мастеры программасы буенча Россия беренчелеге финалына үтте. 13-19 яшьлекләр категориясендә безнең катнаш пар Дарина Федорова-Дамир Варисов шулай ук Россия беренчелегендә катнашачак. Котлыйбыз!
-
В Казани суд удовлетворил первый иск прокуратуры в интересах пострадавшего вкладчика Татфондбанка, не способного самостоятельно защищать свои права
В Казани суд удовлетворил первый иск прокуратуры в интересах пострадавшего вкладчика Татфондбанка, не способного самостоятельно защищать свои права Вахитовский районный суд г. Казани сегодня рассмотрел иск прокурора, выступившего в защиту прав гражданина - инвалида первой группы, который заявил о нарушении его прав публичным акционерным обществом «Татфондбанк» (далее ПАО «Татфондбанк»), обществом...
-
Лениногорскиның ике ветераны юбилее уңаеннан котлау кабул итте (фотолар)
Лениногорскида яшәүче сугыш ветераны Йосыф Җиһангир улы Ситдыйковны юбилее белән котларга дип кунаклар килде. Юбилярны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Кырык өч ел "Татнефть-УРС" җәмгыятендә көч куйган, рульне оста йөрткән шоферны эш урыныннан да котладылар. Хөрмәт яулап, җитмеш...
-
Татарстан халыклары съездында Лениногорскидан 12 делегат катнашачак
Казанда апррель аенда узачак Татарстан халыкларының өченче съездында безнең район һәм шәһәрдән 12 делегат катнашачак. Делегатлар район иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышында сайланды. Мэриянең актлар залы ул көнне тулы иде. Муниципаль районда милли концепциянең тормышка ашырылуы, милли мәгарифнең торышы, район территориясендә яшәүче халыкларның традицияләрен һәм мәдәниятларын саклау турында сөйләделәр. Мөһим мәсьәләләрнең...
-
Кальяннарга көн бетә
Россия Дәүләт Думасына кальян, электрон сигаретларны сату, куллануны чикләү турында закон проекты тәкъдим ителгән иде. Россия сәламәтлек саклау министрлыгы исә бу законны тулысынча хуплаган, дип хәбәр итә "Российская газета". Министрлыкның җәмгыять сәламәтлеге һәм коммуникацияләр департаменты директоры Олег Салагай әйтүенчә, кальянны, электрон сигертларны тәмәке белән бер дәрәҗәдә куеп, аларга карата чикләүләр...
-
Вахитовский суд Казани обязал включить клиента «ТФБ Финанс» в реестр вкладчиков
Прокуратуре РТ удалось убедить Вахитовский районный суд Казани в том, что перевод средств с вклада в Татфондбанке в доверительное управление ИК «ТФБ Финанс» был «совершен под влиянием заблуждения», таким образом, решением суда сделка была отменена, сообщает пресс-служба прокуратуры РТ. «В исковом заявлении к ПАО «Татфондбанк» и ООО «ИК «ТФБ Финанс»...
-
Куакбаш авылы китапханәсендә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы башланып китте (фотолар)
Аның беренче көнендә балаларны китапханәдә сюрпризлар көтә иде. Аларны гадәттәгечә китапханәче апалары түгел, ә әкият геройлары: "Базилио" кушаматлы песи белән "Алиса" кушаматлы төлке каршы алды. И, шатланды инде балалар. Песи белән төлке аларны атналык башлану белән котлады, бу китапханәгә йөрүчеләр өчен дә, шунда эшләүчеләр өчен дә бәйрәм кебек. Китап сөючеләр...
-
"Илһам канатында", шигырь бәйрәме, 11нче гимназия-2017
-
Лениногорскида мини-футбол буенча шәһәр беренчелеге узды
Кичә шәһәрнең "Яшьлек" спорткомплексында мини-футбол буенча шәһәр беренчелег узды. Уку йортларыннан егетләр командалары ярышты. Нәтиҗәдә I урынны ЛНТ командасы алды, КНИТУ-КАИ - II урында, ЛПК - III урынны яулады.
-
Лениногорск бакчачыларына файдалы киңәшләр
Помидор үсентеләренә, ныграк үссен өчен, йод эремәсе сибәләр. 3 л суга 1 тамчы йод тамызырга, эремәне үсентенең төбенә сибәргә. Йодлы эремә белән тукландыруны үсентеләрне бакчага чыгарып, помидорлары үсә башлагач тагын бер кабатларга мөмкин. Помидор эре булып үсә, чирләргә бирешми, йод помидорны фитофторадан да саклый. Редис иртә өлгерә. Редисны 9 майга...
-
Балаларга сыйфатсыз ризык китерүчеләр 1 млн сум штрафка тартылган
Узган 2016 елда Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Татарстандагы балалар бакчаларына азык-төлек китерә торган 93 оешманы тикшергән. Нәтиҗәдә 187 штраф салына, аларның гомуми суммасы 1 млн сумнан артып китә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әлеге хезмәтнең Татарстан...
-
Айга очучыларны сайлау буенча ачык конкурс игълан ителде
Роскосмос Россия космонавтлар төркеменә яңа кешеләр туплау турында ачык конкурс игълан итте, дип яза "Татар-информ" "ТАСС"ка сылтама белән. Бу яңа "Федерация" кораблендәге беренче очышлагар һәм Айга очу өчен кирәк. "Максат - илнең беренче космик "Федерация" кораблендә тәүге очышлар ясаучы иң яхшы белгечләрне сайлау. Алар Халыкара космик станция программасы буенча эшләячәк,...
-
Лениногорск студентлары арасында сораштыру уздырдылар (фотолар)
Кичә, 14 март көнне, шәһәребез уку йортларында сораштыру узды. Республика студентлары хезмәт отрядлары үзәге Яшьләр эше, спорт һәм туризм идарәсе белгечләре белән берлектә Лениногорск студентлары арасында сораштыру уздырды. Максаты яшьләрнең киләчәккә карашын һәм ихтыяҗларын ачыклау. Сораштыруда 700гә якын студент катнашты. Алынган мәгълүматлар дәүләт хакимияте органнары яшьләр тормышы яхшырту өчен махсус...
-
Лениногорск китапханәләре Бөтенроссия акциясенә кушылды (фотолар)
Лениногорск китапханәләре "Миндә - дөнья, дөньяда - мин" исемле Бөтенроссия акциясенә кушылды. Чара калмык халык шагыйре Давид Кугультиновның тууына 95 ел тулуга багышланган иде. Акциянең инициаторы булып Калмыкия Республиксының А.М. Амур-Санана исемендәге Халык китапханәсе тора. Безнең районда акциядә 16 китапханәдән 300гә якын укучы катнашты. Ул көнне Д. Кугультиновның шигырьләрен, поэмаларын,...