Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск бакчачыларына файдалы киңәшләр

- Күкәй кабыгы кәбестә кортын куркыта. Кәбестә авырулары һәм корткычларына каршы көрәшү өчен күкәй кабыгы ватылмаган булырга тиеш, ягъни аның эчендәгесен тишек ярдәмендә генә агызып алырга кирәк. Кабыкны киптереп, кәбестә үскән һәр төп янына берәр таякчык куеп, шуңа кидерәсез. - Ә менә тузганак бакча культураларын тукландыра. 1,2 килограмм тузганак яфрагы...

- Күкәй кабыгы кәбестә кортын куркыта. Кәбестә авырулары һәм корткычларына каршы көрәшү өчен күкәй кабыгы ватылмаган булырга тиеш, ягъни аның эчендәгесен тишек ярдәмендә генә агызып алырга кирәк.

Кабыкны киптереп, кәбестә үскән һәр төп янына берәр таякчык куеп, шуңа кидерәсез.

- Ә менә тузганак бакча культураларын тукландыра. 1,2 килограмм тузганак яфрагы белән сабагын ваклап турап, өстенә ун литр су агызып, өч атна төнәтәсез. Барлыкка килгән төнәтмәне сөзеп, үсемлекләргә сибәсез. Яфрак борчасы, үсемлек бетләре, талпаннарына каршы көрәшкәндә 200-300 грамм тузганак яфрагына ун литр су салып, ике сәгать төнәтәсез дә үсемлекләргә сибәсез.

- Помидорны фитофтороз авыруыннан саклау өчен тозлы эремә ярдәмгә килә. Ул томат яфракларында саклагыч элпә хасил итеп, аны инфекция эләгүдән саклый. Эремә ясау өчен ун литр суга бер стакан тоз салып эретәсез. Шуны да истә тотыгыз: бу профилактик чара гына булып тора.

- Карлыган төбенә кипкән бәрәңге кабыгын казып куйсагыз, аның җимешләре чия кадәр булыр. Крахмалга бай бәрәңге кабыгын суда кайнатып, карлыганның үзенә дә сибәргә була.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X