15 апрель 2016 яңалыклары
-
Лениногорск «Эрзянка»сы Чаллыда булып кайтты
«Эрзянка» ансамбле Чаллыдагы дуслары «Моро» мордва ансамбленең 10 яшьлек юбилеенда булып кайтты. Алар юбилярны дәртле җырлары белән котлады һәм җәй көне Мордва-Кармалкада узачак "Балтай" бәйрәменә чакырды.
-
14 яшьлек кыз виски эчеп үлгән
11 апрельдә 14 яшьлек мәктәп укучысын метил спирты белән агулану билгеләре белән хастаханәгә салалар. 14 апрельдә ул үлә. Аңа кадәр 40 һәм 44 яшьлек ике адәм дә шул ук диагноздан үлгән була. Алар барысы да «Джек Дэниэлс» вискиен кулланганнар. Аны сәүдә нокталарында түгел, ә билгесез кешедән сатып алган булганнар. Тагын...
-
Путин "хатын-кыз Россия Президенты була аламы" дигән сорауга җавап бирде
Видеосорау белән беренче сыйныф укучысы Алина мөрәҗәгать итте. "Туры линия" барышында Владимир Путин беренче сыйныф укучысы Алинаның хатын-кыз Россия Президенты була аламы дигән соравына җавап бирде. "Хатын-кыз Россия Президенты була аламы? Алайса, әтием, бу Американы бары Путин гына җиңә алачак, ди," - дип сорады Алина дәүләт башлыгына видеомөрәҗәгатендә. "Американы ничек...
-
Лениногорскида яшенле яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый фаразлар җиткерә. Синоптиклар китергән мәгълүматларга караганда, бүген- 15 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада бераз яңгыр ява, яшен булуы ихтимал. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 7-12, көндез исә - 14-19 градуска кадәр җылыта. http://intertat.ru/
-
Хәерле җомга иртәләре белән!